Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Айдар Нуриев: «Белдерүләр өчен яңа мобиль кушымта эшләдек»

Төп үзенчәлеге – монда белдерү бирү бушлай.

Шәһәрдәшебез Айдар Нуриевны газета укучыларыбыз яхшы белә, чөнки ул актив тормыш рәвеше алып бара. Газетабыз үткәргән бәйгедә җиңеп бүләк алды. Хатыны Лилия белән өч кызын милли рухта, татар халкының горурлыгы итеп тәрбияли. Төрле бәйгеләрдә җиңеп килә торган кызлары – Г.Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатның горурлыгы. 
Шушы көннәрдә Айдар Нуриев берничә хезмәттәше белән бергә халыкка файдалы «Атата» дигән татарча мобиль кушымта ясаган. Ул «Авито», «Юла» кебек сайтларның аналогы. Төп үзенчәлеге – монда белдерү бирү бушлай.
Айдар Нуриев белән әлеге кушымта турында сөйләшеп алдык. 

– Бу кушымтаны ясарга нәрсә этәрде?
– Мин шәхсән үзем башта «Авито», «Юла» сайтларын куллана идем. Берсендә белдерү куйгач мине бер сәбәпсез «блокировать» иттеләр. Сәбәбен сорап язып та карадым, җавап бирмәделәр. Шуннан соң үзем кушымта ясарга кирәк дигән фикергә килдем. Программист, дизайнер дуслар белән җыелыштык та шушындый кушымта эшләргә булдык.

– «Атата» исеме нәрсәне аңлата?
– Без «Татарстан» дигән сүзгә якынрак булсын дип тырыштык, «Атата» – татар сүзенең бер формасы шикелле тоелды һәм ул барыбызга да ошады. Шушы кушымта аша татар халкына хезмәт күрсәтәсебез, милләтебезне дөньяга тагын да танытасыбыз килә.

– Белдерүләр ни өчен бушлай? Сез ничек табыш алырга җыенасыз?
– Монда төп максат, әлбәттә, табыш алу түгел. Дөрес, без вакытыбызны сарыф итеп, ярты ел буе эштән соң шушы кушымта өстендә эшләдек. Сервер арендаладык, аңа акча түләп торабыз. Хостингка түлибез, доменнар да бушка түгел. Кушымтада адресны тану өчен (определение адреса по геоточке) карталар да кулланабыз. Алар да түләүле. Барысы өчен дә үз акчабызны тотабыз. Реклама да бик кыйммәт. Ләкин кулланучылар өчен белдерүләр бушка булачак, безнең кешеләргә ярдәм итәсебез килә. Бәлки киләчәктә  белдерүләр санын чикләрбез. Мәсәлән, айга 15ләп белдерү. Чөнки серверда хостинг урыны чикле. Алга таба күз күрер. Бүгенге көндә барлык белдерүләр дә бушка, мөмкинлектән файдаланып калыгыз. Товарына бәяне сатучы үзе куя. 

– Интернетта сезнең кушымтаны ничек табып була?
– «АТАТА»ны Google Play, Rustore, AppGallery кушымталарыннан табарга бик җайлы. «Поиск»та язгач, «Атата – Умные решения» дип килеп чыга. 
Кушымтабызның сайты да бар. https://atata.masterixs.ru/. Шулай ук https://play.google.com/store/apps/details?id=ru.my.alternate ; https://apps.rustore.ru/app/ru.my.alternate һәм https://appgallery.huawei.com/app/C110644941 ссылкаларыннан да табып була. 

– Айдар, бу кушымта айфонда эшлиме?
– Бүгенге көндә безнең кушымта андроид  өчен генә эшли, халык арасында ихтыяҗ туса, Аллаһы боерса айфон өчен дә ясарбыз. Барлык яңалыклар турында  https://t.me/atata_best  һәм https://chat.whatsapp.com/LPJ3Q4mibLtLtdAiOyD4lv төркемендә сөйләп барабыз.

/ Фото Айдар Нуриевтан 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бушлай Яңа технологияләр яңа кушымта