Шəhри Чаллы

"Ак барс"ны яңа тренер җитәкләячәк?

Рәсми булмаган хәбәрләргә ышансаң, "Ак барс"ны яңа тренер җитәкләячәк. Зиннәтулла Билалетдинов исә клубта җитәкчелек эшенә күчәргә мөмкин. "Ак барс" белән Металлург арасындагы дүртенче очрашудан соң, Казан командасының баш тренеры киләчәге турында сөйләшүдән баш тартты. Аның сүзләренә караганда, ул үзенең командада калу-калмавы турында сөйләшүгә әзер түгел.

Рәсми булмаган чыганакларга ышансаң, Билалетдинов клубта башка вазыйфага күчәргә мөмкин. Баш тренер вазыйфасына исә моңа кадәр ЦСКАның баш тренеры булыган Дмитрий Квартальновны билгеләргә мөмкиннәр.

https://www.vatantat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: