Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Ак чәчәкләр” – халык күңелендә

2015 елда татарстанлылар өчен истә калырлык вакыйгалар күп булды. Г.Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романыннан кабат фильм төшерү, көн саен телевизор экраннарында барган рекламасын карый-карый, фильмның әзер булуын дүрт күз белән көтеп алу үзе генә дә ни тора. Үткән гасырның 60нчы елларында табиблар тормышын тасвирлаган фильмны ничек куярлар, аны XXI гасыр тамашачысы...

2015 елда татарстанлылар өчен истә калырлык вакыйгалар күп булды. Г.Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романыннан кабат фильм төшерү, көн саен телевизор экраннарында барган рекламасын карый-карый, фильмның әзер булуын дүрт күз белән көтеп алу үзе генә дә ни тора.

Үткән гасырның 60нчы елларында табиблар тормышын тасвирлаган фильмны ничек куярлар, аны XXI гасыр тамашачысы ничек кабул итәр, дигән борчулы уйлар күңелне тынгысызлап торган иде. Ун серияле телевизион фильмны карагач, тамашачы аны барлык кимчелекләре белән кабул итте, алай гына да түгел, яратты кебек.

Әйе, әйе, шулай булмаса, инде онытылып барган "Гөлшаһидә җыры"н эчтән генә көйләп йөрер, фильмның сценариен язган шәһәрдәшебез Айгөл Әхмәтгалиева сүзләренә Вил Усманов иҗат иткән "Ак чәчәкләр" җырын телефон гудогыгызга куеп, җыр яңгыраган саен рәхәт бер халәт кичерер идегезме икән?! Ә фильмның геройларын уйнаган артистлар? Алар бит һәркайсы үзләре башкарган образда күңел түренә кереп оялады һәм әле бик озак хәтердә сакланырлар. Фильмны яратып, кабат-кабат карарбыз.

Аны эшләүгә өлешен керткән һәркемгә рәхмәтле булу белән бергә, үлемсез "Ак чәчәкләр" әсәрен тудырган күренекле әдибебез Габдрахман Әпсәләмовның таланты алдында баш ияргә бурычлыбыз.

Мондый уйларга мине Г.Камал театрының кабатланмас актеры, СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеровның кичерешләрен уку этәрде. Советча яшәү рәвешебезгә багышлап, 1980 елда нәшер ителгән "Яшәү яме" дигән китапта Шәүкәт аганың "Тормышта һәм сәхнәдә" дигән язмасына тап булдым мин. "Миңа бервакыт Габдрахман Әпсәләмовның телевидение аша күрсәтеләчәк "Ак чәчәкләр" әсәрендәге Әбүзәр Таһиров ролен тапшырдылар. Кешеләр сәламәтлеге турында җанын-тәнен биреп кайгыртучы олы кешене - медицина өлкәсендә эшләүче профессорны сәхнәдә гәүдәләндерү җиңел эш түгел иде. Бу рольне өйрәнгәндә мин Казан шәһәренең 15нче больницасында бик еш булдым. Врачлар, профессорлар белән "обход ясаштым", авыруларны "тикшердем", җыелышларында катнаштым.

Айлар буе врачлар тормышы белән яшәвем бушка үтмәде, әлбәттә. Палатада авырулар өчен мин "доктор" идем. Хәтта үзем дә врачларча уйлый, фикер йөртә башладым шикелле. Нәтиҗәдә, минем уйнавымда Әбүзәр Таһиров чын образга әйләнде дип исәплим. Чөнки телевидение тапшыруларыннан соң, байтак вакытлар урамда, трамвай-троллейбусларда миңа исәнмесез, профессор, дип эндәштеләр.

Күрәсең, тамашачы мине профессор ролен башкаручы артист итеп түгел, чын профессор итеп кабул иткән булган".

Роман һәм аның үлемсез образларының ярты гасырдан соң да кеше күңелен яулый алуы - әдәби әсәргә бүгенге чор бәясе. Әнә шундый әсәр тудыра алган язучы гына үлгәннән соң да яши. Халкы күңелендә.

Мәрхүм Шәүкәт ага язмасында тагын мондый юллар бар: "Мин тормышыбызда туып торган яңалыкларны, зур үзгәрешләрне күзәтәм, аларның асылын аңларга тырышам. Шул максат белән төрле урыннарда булам, яңа төзелешләрне, хезмәт казанышларын күреп сокланам. Еллап, айлап түгел, көнләп, сәгатьләп үскән Чаллы шәһәре, КАМАЗ корпуслары мине аеруча таң калдыра. Аларда яшьләрнең хезмәт энтузиазмы, осталыгы, характер ныклыгы чагыла.

Беләм, төзүчеләр алдында бурычлы әле мин. Аларның образын үзебезнең театр сәхнәсендә гәүдәләндерү - гражданлык бурычым".

Яраткан артистыбыз башкарган рольләрне күздән кичергәч, мин чорыбызның каһарманы булган төзүче образын хәтергә төшерә алмадым. КАМАЗ төзелеше чорын тасвирлаган әсәрләр барын-бар ул, әлбәттә. Тик менә "Ак чәчәкләр"дәге Әбүзәр Таһиров, Мансур, Гөлшаһидәгә тиң үлемсез геройлары гына хәтергә уелып калмаган.

И.ӘХТӘМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X