Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Ак калфаклы рәссамнар юлы

Чаллы иҗат кешеләренә иң бай шәһәрләренең берсе дисәм, һич тә ялгыш булмас.

Кечесеннән алып зурысына кадәр бездә үзе теләгән шөгыль белән мавыга ала. Бик күп талантлы биючеләр, җырчылар, уен коралларында уйнаучылар, театр артистлары, язучылар һәм рәссамнар яши калабызда. Әледән-әле узган чаралар, күргәзмәләр, бәйгеләр дә – моның ачык дәлиле.
Минем боларның берсенә генә бераз тукталып китәсем килә. 2023 елда Казанда узган Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездына Чаллыдан берничә, дөресрәге, биш ханым чакыру алды. Хатын-кыз рәссамнардан оешкан «Ак калфаклы рәссамнар» күргәзмәләренең чишмә башы шулай Казаннан юл алды. Чаллыга кайткач, без бергә җыелып, беренче сәфәргә юл тоттык. «Гаилә – гомер чишмәсе» дип аталган беренче күргәзмәбезне Азнакай шәһәре бик теләп кабул итте һәм аны оештыруны үз өстенә алды. Бу очрашу безнең хәтердә бик матур һәм җылы тәэсирләр калдырды.
Аннан юлыбыз Әлмәт, Җәлил, Сарман, Түбән Кама, Минзәлә, Мөслим, дөресрәге, Татарстан районнары һәм шәһәрләре буйлап дәвам итте. Һәр җирдә чаралар саф татар телендә, җыр-моңга бай булып, гармун, курай тавышлары, биюләр белән баетылып, җанлы аралашулар белән үрелеп барды. Күргәзмәбездә зур яшьтәге абый-апалар белән рәттән балаларның да катнашуы, милли темаларга зур игътибар биреп эшләнгән рәсем-картиналар, гамәли-кулланма сәнгате төрләре белән танышуы безне бик сөендерде. Яшь буында милли йолаларыбызга, телебезгә, гореф-гадәтләребезгә карата мәхәббәт хисләрен бездән дә яхшырак итеп кем җиткерә алыр икән? Чөнки безнең төркемебездә барысы да диярлек мәгариф системасында озак еллар эшләп чыккан тәҗрибәле укытучылар. Җитәкчебез дә укытучыларның укытучысы – Рауза Гаптерәкыйп кызы Латыйпова-Иванова. Киләчәк буын белән эшләү безнең төп миссиябез дисәм дә, ялгыш булмас.
Тагын бер зур бурычыбыз дип без киң җәмәгатьчелек белән эшләүне дә күз алдыбызда тотабыз. Эшләрне «сандыкларда саклау» берни дә бирми, аларны гел хәрәкәттә тотарга кирәк. Халык күрсен, танышсын, соклансын, сәнгатьнең бу төрен дә танысын! Һәр оешкан күргәзмәбез халык күңеленә әз булса да матурлык хисенең бер тамчысын гына салса да, безнең өчен ул зур куаныч.
Күргәзмәләр оештыру белән бергә, без мәктәпләргә балалар белән очрашуга да теләп йөрибез, алар белән турыдан-туры әңгәмәләр оештырабыз, мастер-класслар, ачык дәресләр үткәрәбез. Бездә үз эшен яратып башкаручы хөрмәтле мөгаллимнәр эшли. Гали Акыш, Мулланур Вахитов исемендәге лицей-гимназияләрдә, 52нче гомуми белем бирүче, 1нче сынлы сәнгать мәктәпләренең ишекләре безнең өчен һәрчак ачык...
Төркем күргәзмәләребездән тыш, әле безнең шәхси күргәзмәләребез дә һәрдаим эшләп килә. Эчтәлеге төрле булган шәһәр, республика, төбәкара, ил, халыкара күргәзмәләр, бәйгеләр җиңүчеләре дә җитәрлек бездә. Саный китсәң, бик күп, бик күп алар.
Бөек Тукаебызның 140 еллык юбилее уңаеннан мәркәзебез Казанда параллель рәвештә ике күргәзмә – берсе Р. Миңнуллин исемендәге балалар китапханәсендә, икенчесе Казанның «Бердәм Россия» партиясе үзәгендә ачарга насыйп булды. «Ана хакы» исеме астында «Эврика» мәдәни үзәгендә татар хатын-кызлары оешмасының күчмә утырышына да әниләр һәм бәбиләргә багышлап зур күргәзмә оештырдык, ул бик күпләрнең күңеленә хуш килде. Тамашачы тарафыннан җылы сүзләр ишетү безгә тагын да дәртләнеп иҗат итәргә этәргеч бирә.
Бөек Җиңүнең 81 еллыгына Орган залына да бездән күргәзмә оештыруыбызны сорадылар, ә без рәхәтләнеп үз ризалыгыбызны бирдек. Менә тагын – параллель рәвештә ике күргәзмә...
Безнең үзебезнең Татарстаныбыздан тыш, башка төбәкләргә дә чыгып, үз иҗатыбыз белән төрле милләт халыкларын таныштырасыбыз килә. Әмма эшләрне күчереп йөртү безгә бераз кыенлыклар тудыра. Үзебезнең республика эчендә йөрү өчен безгә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов, әлбәттә, зур ярдәм күрсәтә, техника белән булышлык итә.
Юлда йөрү чыгымнарсыз гына булмый, финанс мәсьәләсен без үзебез кайгыртырга тырышабыз. Ә шулай да ерак араларга чыкканда транспорт мәсьәләсен хәл итүче берәр ярдәмче, миһербанлы бәндә табылса, бик яхшы булыр иде.
Бер башлаган зур эшне инде без ташлый алмыйбыз, җаныбыз, күңелебез шулай куша. Чөнки арабызга милләт өчен янып-көеп яшәүче, киң күңелле, ачык йөзле, тырыш ханымнар тупланган. Безне «Ак калфаклы ханымнар» дип таныйлар икән, бу инде үзе ни тора. Уңышлар безгә дип кенә телисе кала...
Әле тагын бер зур хыялыбыз бар – Казанда иске татар бистәсендә пленэр оештыру. Анысы да Аллаһның рәхмәте белән тормышка ашсын иде. 
Тәслия Мәҗитова

Фотода: Мөслим туган якны өйрәнү музеенда «Ак калфаклы рәссамнар» күргәзмәсе, 2024 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иҗат Рәссамнар