Акча алсаң, вәгъдәңне үтә
Элеккеге елларда Чаллыны төзү белән Камгэсэнергострой производство берләшмәсе коллективы шөгыльләнә иде. Үз вакытында объектлар файдалануга тапшырылды. Сыйфат мәсьәләсе дә югары иде. Үзгәртеп корудан соң төзелеш җиңел акча эшләү өлкәсенә әйләнде. Элек Камгэста 96 мең кеше хезмәт куйса, хәзер ул ун мәртәбә кыскарды. Бүгенге көндә данлыклы оешма "Ак барс" холдингының бер...
Элеккеге елларда Чаллыны төзү белән Камгэсэнергострой производство берләшмәсе коллективы шөгыльләнә иде. Үз вакытында объектлар файдалануга тапшырылды. Сыйфат мәсьәләсе дә югары иде. Үзгәртеп корудан соң төзелеш җиңел акча эшләү өлкәсенә әйләнде. Элек Камгэста 96 мең кеше хезмәт куйса, хәзер ул ун мәртәбә кыскарды. Бүгенге көндә данлыклы оешма "Ак барс" холдингының бер үксез баласы ролендә калды. Кайда эш бирәләр, алар шунда. Фәкать Чаллыда түгел. Дистәләгән оешмалар бер квадрат метрны 18-20 мең сумга төзи дә, 40-50 мең сумга сата. Шулай итеп, зур табыш ала. "Фон" ябык акционерлык җәмгыяте (директоры Анатолий Ливада) Яшьлек проспектының сул ягында җирләр алып, матур гына йортлар салды. Анда бүген меңәрләгән гаилә яши. Яңа төзелә торганнары да хәттин ашкан. Ләкин файдалануга тапшыру белән проблема. Чөнки калдык суларны агызу торбасы таләпләргә җавап бирми. Шунлыктан "Фон" җәмгыяте тугыз метр тирәнлектә коллектор - олы диаметрлы суүткәргеч төзи. Аны тапшырмый торып, йортларга законлы хуҗаларын кертмәячәкләр. Җәмгыять җитәкчелеге белдерүенчә, бик кыйммәтле коллектор төзелеше быел көзгә генә төгәлләнәчәк.
128 фатирлы 65/03 йорты да шушы сәбәпләр аркасында бикле тора. Ә бит ул 2011 елның җәендә үк хуҗаларына бирелергә тиеш иде. Түземлеге беткән дольщиклар җыелышы "Фон" җәмгыяте администрациясе алдына катгый таләпләр куйды.
- Шәһәр хакимияте барын да контрольдә тота. Таләпләрегез законлы, без сезнең якта, - диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Әхмәтгәрәев. Ә халык, үз чиратында, хакимият алдына "Фон" акционерлык җәмгыяте объектларын биреп бетерми торып, яңа төзелеш өчен җир бирмәскә дигән таләп куйды.
Р.ГАЛИМУЛЛИН.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев