Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

АКШта Татарстан эшмәкәренең медальләрен урлаганнар

Татарстанда танылган миллионер Чаллы эшмәкәре Сергей Акульчев Сан-Францискода җинаятьчеләр корбаны булган.

Эшмәкәр-кондитер тормыш иптәше белән арендага алынган автомобильне түләүле машина кую урынында калдырып, җирле кафега төшке аш ашарга кереп киткән. Аннан чыккач Сан-Францискода түләүле машина кую урынының бик үк ышанычлы җир түгеллегенә инанганнар.

— Ашадык дип атала инде… Велосипед юк, тәгәрмәчләр, кием-салым салынган чемоданнар, спорт киемнәре, башка сумкалар һәм IRONMAN Santa Rosa медальләре юкка чыккан. Полиция хезмәткәрләре килмәде, участокка үзебезгә барып, гариза язарга туры килде, — дип язып куйган эшмәкәр үзенең  Facebook битендә.

Билгеле булганча, Сергей Акульчев гаиләсе белән чит илдә узучы Ironman дип аталучы, үз эченә төрле спорт төрләрен кертән ярышларда даими катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев