Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Актанышта Гамил Афзал исемендәге әдәби премия тапшыру тантанасы булды

Актанышта Гамил Афзал исемендәге әдәби премияне тапшыру тантанасы булды. Чарага Язучылар берлегенең рәисе Данил Салихов, язучылар Вахит Имамов, Ләбиб Лерон, Фәйрүзә Мөслимова, Мирһади Разов, Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Марат Әмирханов, Фарсель Зыятдинов кунак булып кайттылар. Әдипләр башта район үзәгендәге мәктәпләрдә укучылар белән очрашулар үткәрделәр. Биредә өч урта мәктәп булып, шуларның...

Актанышта Гамил Афзал исемендәге әдәби премияне тапшыру тантанасы булды. Чарага Язучылар берлегенең рәисе Данил Салихов, язучылар Вахит Имамов, Ләбиб Лерон, Фәйрүзә Мөслимова, Мирһади Разов, Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Марат Әмирханов, Фарсель Зыятдинов кунак булып кайттылар.

Әдипләр башта район үзәгендәге мәктәпләрдә укучылар белән очрашулар үткәрделәр.

Биредә өч урта мәктәп булып, шуларның берсе аеруча талантлы баларга белем бирүче гимназия-интернат.

Премияне тапшыру тантанасы исә район мәдәният йортында үтте. Әлеге бүләкне инде алтынчы тапкыр тапшыралар. Аны гамәлгә куючылар - Актаныш районы муниципаль хакимияте һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге.

Быел Гамил Афзал исемендәге әдәби премиягә шагыйрь, публицист, "Безнең мирас" журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон ия булды. Бүләкне Актаныш районы башлыгы Фаил Камаев белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов тапшырды.

Алдагы елларда бу мәртәбәле премия ияләре: Туфан Миңнуллин, Фәнзаман Баттал, Марат Әмирханов, Әмирҗан Моталлапов, Камил Кәримов ия булганнар иде.

Кичәнең икенче өлешендә Глүсә Закированың "Агыйдел Куяны" исемле китабын тәкъдим итү булды.Ул Актаныш районының Куян авылы тарихын яктырта. Кичәне үзенең матур, күңелле чыгышлары белән "Агыйдел" дәүләт җыр-бию ансамбле бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев