Актанышта 33 яшьлек егет бер ир-атны балта белән чапкалап үтерде
Яңалыклар тасмасы

Актанышта 33 яшьлек егет бер ир-атны балта белән чапкалап үтерде

Фаҗига төшке вакытта булды.

Аянычлы хәл Актаныш авылындагы йортларның берсендә була. 33 яшьлек егет таныш булмаган ир-ат белән ачуланышып китә. Шул вакыт ул кулына балта алып, аңа кимендә 6 тапкыр чаба. Зыян күрүче урында ук җан бирә. 

ТР Тикшерү комитеты белдерүенчә, кеше үтерүдә гаепләнүче егет моңарчы да хөкем ителгән булган. Ул гаебен тулысынча таныган. Хәзер тикшерү бара. Фаҗига сәбәпләре ачыклана. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. 

Фото freepik.com сайтыннан алынды

 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


суд утырышы

Нет комментариев