Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • “Акыллы” шәһәрнең һавасы саф булсын

    Чаллы җәмәгатьчелегенә "2030 елга кадәр шәһәрнең социаль-икътисадый үсеше" дигән проект тәкъдим ителде. Яңа стратегия нидән гыйбарәт, дисезме? Якын киләчәктә шоферсыз машиналарга утырып, бозауларыбыз (!) өчен автомат сөт эчергечләр кулланып һәм... бөек юлбашчыбыз Ленинга салынган һәйкәлгә хозурланып, "акыллы" шәһәрдә яшәү бәхете көтә чаллылыларны. Стратеглар тәкъдим иткән хикмәтле яңарышлар турында тулырак алдагы...

    Чаллы җәмәгатьчелегенә "2030 елга кадәр шәһәрнең социаль-икътисадый үсеше" дигән проект тәкъдим ителде.

    Яңа стратегия нидән гыйбарәт, дисезме? Якын киләчәктә шоферсыз машиналарга утырып, бозауларыбыз (!) өчен автомат сөт эчергечләр кулланып һәм... бөек юлбашчыбыз Ленинга салынган һәйкәлгә хозурланып, "акыллы" шәһәрдә яшәү бәхете көтә чаллылыларны. Стратеглар тәкъдим иткән хикмәтле яңарышлар турында тулырак алдагы язмада.

    - Бүгенге көндәге иң зур проблема - Чаллыдан яшьләр генә түгел, эре эшмәкәрләр һәм капитал китә, - ди яңа стратегияне эшләүче төркемнең җитәкчесе Елена Машкова. - Белгәнегезчә, табыш алуның төп чыганаклары - ул кеше капиталы һәм эшмәкәрлек. Әлеге чыганакларның нәтиҗәлелеге кимегән икән, димәк, табыш алуның башка чыганакларын эзли башларга кирәк. Башка бер генә стратегиядә дә кече эшмәкәрлек шәһәрнең эчке базарын үстерүдәге төп фактор буларак тәкъдим ителми. Бу нисбәттән, безнең проект иң отышлысы, - ди баш белгеч.

    Сүз дә юк, икътисадны үстерүне яңа инновацияләр һәм технологияләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Машкова әйтүенчә, Чаллы предприятиеләре үз эшчәнлекләрен инде бүгеннән яңа юнәлешкә көйли ала. Чөнки бездә эшмәкәрлекне алгарышлы территория шартларына яраклаштырып алып бару өчен бөтен шартлар да тудырылган, ди ул.

    - Яшьлек каласы өчен өстенлекле проектлар буларак, пилотсыз системалар, түбән идәнле һәм электрда йөрүче автобуслар, газ двигателендә эшләүче гибридлар тәкъдим ителә икән, моны чынбарлык итеп кабул итәргә кирәк. Искә төшерик: әле 10-15 ел элек кенә кәрәзле телефоннар гомуми кулланылышта түгел иде. Ә бүген әнә дүртенче буын элемтә челтәре ярдәмендә меңләгән километрлардагы абонентлар белән күреп сөйләшәбез, фото-видеосурәтләр җибәрәбез, - дип, дәлилләр китерә Машкова.

    Әйе, яңа технологияләр торак-коммуналь хуҗалыгында, сәнәгать һәм икътисад өлкәләрендә дә "акыллы" челтәрләр формалаштырды. Алгарышлы ысуллар авыл хуҗалыгына да үтеп керде. Әйтик, Чаллыдагы машина төзү предприятиеләренең берсе тиздән яңа туган бозаулар өчен сөт эчергеч автоматлар җитештерә башлаячак. Махсус датчиклар ризыкның күләмен билгеләп кенә калмый, җылылыгын да тиешле нормада тота. Шәһәр яны зонасында яшәүчеләрнең дә ихтыяҗын исәпкә алулары әйбәт күренеш, әлбәттә. Ләкин "акыллы" шәһәр стратегиясенә бик үк ятышмый кебек әлеге идея. "Акыллы авыл" проектына кулайрак булыр кебек...

    Яңа стратегия хакында фикер алышуда депутатлар да, белгечләр дә катнашты. Проектның шәһәр җирләренә кагылышлы өлеше шактый бәхәсләр тудырды. Машкова әйтүенчә, Чаллының иң зур кыйммәте - Чулман яр буйлары. Шуңа күрә яңа стратегияне тормышка ашырганда, төп алшарт буларак, шәһәребезнең су фасады һәм яр буйлары файдаланылырга тиеш. Төгәлрәк итеп әйтсәк, әлеге урыннарда аквапарк, яхта клубы, елга порты төзүне тәкъдим итә проект җитәкчесе. Икътисадый яктан да үзен аклаячак, дип ассызыклый. Ләкин бөтен нәрсәне дә акчага, табыш алуга гына кайтарып калдыру дөрес булырмы? Әлеге корылмалар алга таба Чаллыбызны экологик катастрофага китермәсме, дигән сорау туа.

    Бу нисбәттән, Шәһәр Советының элеккеге чакырылышлар депутаты Илдус Камаловның фикере кызыклы һәм бик тә урынлы.

    - Мин бу проектта тотып кына алырлык төгәллек, ныклы нигезнамә күрмим. "Акыллы" шәһәр, "акыллы" машина - матур сүзләр тезмәсе генә түгелме? Бүгенге стратегия, минемчә, теләсә кайсы шәһәр өчен туры килә. Ә безгә, иң беренче чиратта, Чаллының үзенчәлеген, шәһәрдәшләребезнең фикер-теләкләрен искә алып төзелгән проект кирәк. Аннан соң, нишләп әле Чаллының иң матур урыннары шәхси кулларга бирелергә тиеш?! Дөрес түгел бу! Ышанасызмы, күптән түгел яр буена 6,5 километр кала, мине үткәрмәделәр. Кая карама, ком һәм вак таш бушаталар. Бернинди цивилизация юк анда - пычрак һава, экологик афәт яный әлеге зоналарга, - дип, ачынып әйтте шәһәрдәшебез.

    Әйе, яңа проектны тормышка ашырганчы, аның алшартларын, иң беренче чиратта, шәһәребезнең табигатенә тәэсирен төрле яклап тикшерергә, галимнәр, экологлар фикеренә колак салырга кирәктер. Киләчәктә балаларыбыз, оныкларыбыз яшәячәк шәһәрнең язмышы кемнеңдер имзасы белән генә хәл ителмәсен иде. Тарихта шундый ялгышлар аркасында юкка чыккан гүзәл табигать урыннары болай да җитәрлек. "Акыллы" шәһәргә каршы түгел халык. Тик сулар һавасы да саф булсын дигән теләктә.

    Рәзинә Насыйбуллина

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: