Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алабуга кешеләрен егерме ел чамасы куркытып торган ир-атны хөкем иттеләр

Алабугада яшәүчеләрне егерме елга якын куркытып торган 41 яшьлек ир-атны хөкем иттеләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Агентлык язуынча, беренче җинаятен ир-ат 1998 елда ук кылган. Үзенең иптәше белән кредитор хатын-кызны Алабугадагы «Шайтан каласы» территориясенә алдап алып кереп, бик каты кыйнаганнар. Шуннан соң,...

Алабугада яшәүчеләрне егерме елга якын куркытып торган 41 яшьлек ир-атны хөкем иттеләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Агентлык язуынча, беренче җинаятен ир-ат 1998 елда ук кылган. Үзенең иптәше белән кредитор хатын-кызны Алабугадагы «Шайтан каласы» территориясенә алдап алып кереп, бик каты кыйнаганнар. Шуннан соң, аңын югалткан хатын-кызны машинага утыртып, текә ярдан төшереп җибәргәннәр. Моны шул тирәдән үтеп баручылар күреп, ашыгыч ярдәм чакырткан. Әмма табиблар хатын-кызның гомерен саклап кала алмаган. Бераз соңрак, шул ук елның декабрендә, җинаятьне яшерү максатыннан, гаепләнүче үзе белән бергә җинаять кылган иптәшен дә «теге дөнья»га озаткан. Ир-атның муенын борып, Менделеевск районында машинага утыртып, текә ярдан төшереп җибәргән. Моннан тыш, җинаятьче Алабугада яшәүчеләрнең күчемсез милкен куркытып алган һәм берәүнең фатирын үзләштергән. Ир-атны узган елның февралендә кулга алганнар. Аңа Россия Җинаять кодексының берьюлы алты маддәсе буенча гаепләү белдерелгән. Ир-ат үз гаебен танымаган. Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев