Алабуга районында боз кичүе ачыла
Боз кичүе тәүлек әйләнәсендә хезмәт күрсәтәчәк
Бу атнада Алабуга районында Кама елгасы аша боз кичүе ачылачак. Ул Алабуга районының Покровское һәм Түбән Кама районының Красный Ключ авылларын тоташтыра. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Боз кичүен карап торучы «Камская переправа» оешмасы бозны ныгыту эшләре башкарган. Бүген, участокны, боз калынлыгын һәм барлык нормативларга туры килүне тикшергәннән соң куллануга тапшыру турында нәтиҗә биреләчәк.
Боз кичүе тәүлек әйләнәсендә эшләр дип планлаштырыла. Аның озынлыгы 640 метр. Автомобильләр өчен флажоклар белән билгеләнгән ике юл полосасы булдырылачак. Боз кичүен карап торучы оешма боз калынлыгын вакытында үлчәргә һәм аны кардан чистартып торырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев