Шəhри Чаллы

Алабугада шугалаклар ачылды

Бәйрәм кунаклары өчен «Барс» Яшьләр үзәге белгечләре кызыклы уеннар, күңелле бәйгеләр һәм җырлар әзерләгән иде

Алабугада Тынычлык проспектындагы 63, 65 һәм Интернациональ урамындагы 1нче йорт ишегалларында боз шугалагы ачылды. Бу хакта район газетасы яза.

Бәйрәм кунаклары өчен «Барс» Яшьләр үзәге белгечләре кызыклы уеннар, күңелле бәйгеләр һәм җырлар әзерләгән иде. Һәм, әлбәттә инде, катнашкан һәркем лаеклы бүләк алды. Шулай ук балаларны волонтерлар үзәгеннән Барсик сөендерде. Аның белән балалар фотога төштеләр, селфи ясадылар. Һава торышы салкын булуга карамастан, шугалак ачылган көнне беркем дә өшемәде, диелә хәбәрдә.

Искәртик, бәйрәм Алабуга шәһәр Советы депутаты, 8нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Миннечулпан Сафина ярдәме белән оештырылды.

Шәһәрдә тагын ике шугалак — 6нчы микрорайонда Тынычлык проспекты 4 санлы йорт адресы буенча физкультура-сәламәтләндерү комплексы янында һәм 9нчы санлы мәктәп янында оештырылачак. Шулай ук 6нчы микрорайонда тимераякларны прокатка алу мөмкинлеге дә булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: