26 июньдә Алабугада Яшьләр көнен билгеләп үтәчәкләр. Оештыручылар кызыклы һәм бай программа вәгъдә итә. Бәйрәм «Яшьләр» стадионында узачак. Чара 16.00 сәгатьтә башлана. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
Программада — һава шарындагы очу, лазертаг, тюнинглы авто һәм байклар күргәзмәсе, мастер-класслар, авыр атлетика, батутлар, банджи, электросамокатлар, электромобильләр, арт-күргәзмә, җәядән ату, Zumba мастер-классы, «Разведка» һәм «Яшь десантчы» клубларының күрсәтмә чыгышлары, йога, кадакта басып тору, шахмат буенча турнир, казак бүреге белән фланкировкалау.
Шулай ук «Dj Дождик», «Chayan-Family» һәм «Русский размер» төркемнәре чыгыш ясар дип көтелә.
Нет комментариев