Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Альбина Асылгәрәева коронавирустан ничек дәвалануы турында сөйли

Журналист Альбина Асылгәрәеваның коронавирус йоктыруы турында мәгълүм булды. Альбина үзенең инстаграм битендә авыруны ничек уздыруы һәм нинди дарулар белән дәвалануы хакында пост урнаштырган.

«Барысы да гади тамак авыртуыннан башланды. Иртән йокыдан тамагым авыртып уяндым, тән авыртуы бик көчле иде, температурам 37-38 градуска күтәрелде. Икенче көнне инде температурам булмады. Ләкин бер көннән соң йөткерә башладым. Табиблар килгәч, ангина дигән диагноз куйдылар. Әмма берничә көннән борыным томаланды һәм башымда ниндидер сыеклык тулган кебек тойгы барлыкка килде. Аппетитым югалды һәм ис тоймый башладым.

Хәзер инде бар да яхшы дияргә була. Борында томау гына саклана, тәм сиземләвем кайта башлады. Кәефем көннән көн яхшыра. Шулай да хәлсезлек бар, күп йоклыйм. Ә дәвалануга килгәндә, антибиотик, вируска каршы дарулар, тамакны һәм борынны юдырту, витаминнар һәм бик күп сыеклык кирәк. Шулай да, һәр кешенең организмы үзенчәлекле, табиб кушкан даруларны гына кулланыгыз», — дип искәртә Альбина.

 

 

 

 

Чыганак: Татар тудей

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев