Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

Яңалыклар тасмасы

Алдаганнар

Чаллының полиция бүлегенә 79 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать иткән. Ул белдергәнчә, 14нче апрельдә билгесез ике хатын-кыз аның пенсия акчасын урлаган. Ул көнне пенсионер кибеткә чыга. Кайту юлында аңа ике хатын-кыз очрый һәм «отышлы» товар тәкъдим итә. Озак кына сөйләшүләрдән соң, пенсионер өенә банка белән бал күтәреп кайтып керә. Туганнарына балны 3...

Чаллының полиция бүлегенә 79 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать иткән. Ул белдергәнчә, 14нче апрельдә билгесез ике хатын-кыз аның пенсия акчасын урлаган. Ул көнне пенсионер кибеткә чыга. Кайту юлында аңа ике хатын-кыз очрый һәм «отышлы» товар тәкъдим итә. Озак кына сөйләшүләрдән соң, пенсионер өенә банка белән бал күтәреп кайтып керә. Туганнарына балны 3 мең сумга сатып алуын әйтә. Әмма калган акчасын санарга теләсә, аларыннан да җилләр искәнлеге ачыклана. Полиция хәзер әлеге хатын-кызларны эзли. Бабайның ничә сум акча югалтуы әйтелми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев