Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Алдан тавыш бирү башланды

    27 мартта бер мандатлы 18нче Мәләкәс округы буенча Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар була. Вакытсыз вафат булган Андрей Бестолков урынына депутатлыкка 5 кандидат: эшмәкәр Игорь Голубев, Казан шәһәре "Реверс" җитештерү берләшмәсенең юридик бүлеге башлыгы Анна Артемьева, "Строй-Экспресс" ҖЧҖ җитәкчесе Алексей Осипов, электромеханик Мансур Гарифуллин һәм Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты генераль директоры...

    27 мартта бер мандатлы 18нче Мәләкәс округы буенча Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар була. Вакытсыз вафат булган Андрей Бестолков урынына депутатлыкка 5 кандидат: эшмәкәр Игорь Голубев, Казан шәһәре "Реверс" җитештерү берләшмәсенең юридик бүлеге башлыгы Анна Артемьева, "Строй-Экспресс" ҖЧҖ җитәкчесе Алексей Осипов, электромеханик Мансур Гарифуллин һәм Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты генераль директоры Андрей Фомичёв дәгъва итә.

    Мәләкәс сайлау округына ЗЯБ, Элеватор тавы һәм Рябинушка бистәләре керә. Якынча мәгълүматлар буенча, биредә 59483 сайлаучы теркәлгән. Сайлау көнендә 27 участок иртәнге 7дән 20 сәгатькә кадәр эшли. Инде алдан тавыш бирү башланды. Рәсми булмаган мәгълүматлардан күренгәнчә, 200гә якын кеше үзенең гражданлык бурычын үтәгән инде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: