Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алданган өлешчеләр фатирсыз калмас

Шәһәр җитәкчелеге алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итүгә зур игътибар бирә. 2015 елда Чаллыда 6 төзелеп бетмәгән объект бар иде. Алардан өлешкә кереп, фатир алырга 939 кеше хыялланган булган. 470 кеше зыян күргән гражданнар реестрына кертелгән.

Җитәкчеләрнең бу юнәлештә максатчан эш алып баруы нәтиҗәсендә 58/02, 65/03 йортлары төзелеп, шәһрдәшләребез өй туйларын бәйрәм итте.

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиевнең , Татарстан хөкүмәте һәм инвестор белән килешеп эшләве нәтиҗәсендә проблемлы йортлар төзелеп, файдалануга тапшырыла. Бүгенге көндә 4 йорт төзелеп бетте, шулай итеп 676 кеше фатирлы булды. 299 кеше реестрдан төшерелде.

Тагын 224 кеше 65/06, 65/10 йортларыннан фатирлар көтә. Димәк, реестрда 171 кеше кала.

Агымдагы елның март аенда Татарстан Президентының инвестиция советында 65/06, 65/10 йортларын төзү буенча инвестиция проектлары расланды. 65/10 йортын декабрьгә кадәр “Евростиль” компаниясе төзеп бетерергә тиеш. 65/06 йортын “Профит” компаниясе 2020 елның беренче кварталында төзеп бетергә планлаштыра. Бүгенге көндә бу объектларда төзелеш эшләре бара.

Алданган өлешчеләр проблемларын хәл итүгә “Домкор” компаниясе дә алында. 65/03 йор т өлешчеләренә 63/09 йортыннан фатирлар бирү буенча проектлар карала. Бу йортлар 2019 елның икенче кварталында файдалануга тапшырылыр дип көтелә.

Масштаблы инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен ТР Президенты карары белән “Инвестор” җаваплылыгы чикләнгән оешмага һәм “Евростиль2 компнаиясенә 10,12нче бистәләрдән җир участоклары бирелә.

2020 елда шәһәр җитәкчеләре тагын 224 алданган өлешчене фатирлы итәргә планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев