Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Александр Игнатенко Танылган ислам галиме вафат

Соңгы айда Игнатенко коронавирустан терелгәннән соң хастаханәдә дәваланган

24 гыйнварда Мәскәүдә танылган ислам галиме, Дин һәм сәясәт институты җитәкчесе Александр Игнатенко 73 яшендә вафат булган.

Соңгы айда Игнатенко коронавирустан терелгәннән соң хастаханәдә дәваланган. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы институт сайтына сылтама белән хәбәр итә.

Хезмәттәшләре билгеләп үткәнчә, галим бүгенге дөньяга «хакимнәргә үгет-нәсихәт» жанрын ачып һәм узган гасырның 80нче еллары башында ук дин белән сугарылган экстремизм һәм террорчылыкны тикшерүгә нигез салып, урта гасыр гарәп-мөселман фикерен өйрәнүгә сизелерлек өлеш кертте.

2001 елдан Игнатенко - РФ Президенты каршындагы Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советы әгъзасы, 2006-2008 елларда РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы иде.

Александр Игнатенко белән хушлашу вакыты һәм урыны хакында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев