Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Александр Николаев: «Реанимация бүлекләрендә вакцинацияләнгән пациентлар юк»

Яр Чаллыда коронавирус инфекциясенә һәм гриппка каршы прививка ясау кампаниясе бара. Вакцинация барышы турында сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев һәм Роспотребнадзорның территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Лемуза Нафигуллина сөйләделәр.

Шәһәргә коронавирус инфекциясенә каршы барлыгы 141 065 доза вакцина кайтты. Беренче компонент белән – 130 031, икенчесе белән - 112 605 кеше вакцина куйдырган.
«Хәзерге вакытта реанимация бүлекләрендә вакцинацияне тулысынча тәмамлаган пациентлар юк. Гомумән алганда, стационар дәвалауда, кызганычка каршы, вакциналаштырылмаган кешеләр күп. Стационарга, шул исәптән реанимация бүлекләренә, яшьләрнең эләгү очраклары еш һәм бу очракларның  нәтиҗәсе һәрвакытта да уңай хәл ителми. Сезнең күбегез «кызыл зоналар»дан репортажларны күргәндер, бу чын кешеләр», – дип билгеләп үтте Александр Николаев.

«Вакцинация прививка ясаган кеше өчен авыру куркынычын киметергә, өстәвенә авыруның таралу чылбырын өзәргә, эпидемиологик процессны тотрыкландырырга мөмкинлек бирә. Без сезнең белән прививка ясатып, авыруны җиңәргә сәләтле», - дип ассызыклады Лемуза Нафигуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: короновирус