Әлфия Авзалованың музыканты Кәрим вафат
Яңалыклар тасмасы

Әлфия Авзалованың музыканты Кәрим вафат

Аңа 9 сентябрьдә 80 яшь тулган иде.

Кайгылы хәбәр килеп иреште. Музыкант, Татарстанның атказанган артисты Кәрим  Габидуллин вафат булган.  

Ул Казанда туып-үскән. 1969 елдан  Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә, Әлфия Авзалова төркемендә эшли башлый. Аннары хезмәт юлын  "Казан утлары” инструменталь ансамбленең сәнгать җитәкчесе итеп дәвам итә.  

Ул Әлфия Авзалованың алыштыргысыз музыканты һәм тугры дусты була. Легендар җырчы белән татарлар яшәгән төбәкләрдә чыгыш ясый.

Татар дәүләт филармониясе мәрхүм белән хушлашу иртәгә булачагын хәбәр итте. Әлеге чара Казанның “Ризван” мәчетендә була. Кәрим Хәбибулла улы Мирный бистәсе зиратында җирләнәчәк.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


кайгылы хәбәр югалту

Нет комментариев