Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Алга" - Тукай районында физик культура үсешенең яңа этабы башлану.

Бүген Тукай районы Түбән Суык – Су авылында «Алга» универсаль спорт залы ачылды.

Яңа универсаль спорт залы берничә спорт төрен бер урында берләштерәчәк. Биредә спортның уен төрләре өчен спорт залы, көрәш һәм тренажер залы урнашкан. Аларда спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә, район данын яклаучы җыелма командалар да шөгыльләнәчәк.

Чарада Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Шәйхетдинов Хәлил, "Чаллы икмәге" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Юнысов Рафаэль катнаштылар.

 

Шунда ук ТАССР төзелүнең 100 еллыгы флагы Эстафетасының республика этабын тантаналы кабул итү булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев