Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алимент түләмисеңме? Армиягә китәсең!

Алиментчылар армиягә баруга отсрочкадан мәхрүм ителәчәк.

Дәүләт думасында шундый закон проектын карарга җыеналар. Әле ике һәм аннан да күбрәк баласы яисә авырлы хатыны булучыларны армиягә алу кичектерелә иде. Документ белән суд приставларына армиягә чакырылырга тиешле алиментчылар турында хәрби комиссариатларга хәбәр итү бурычы йөкләтелә. Июльдә алиментчыларга водитель таныклыгына имтихан бирүне тыю турында закон эшләнү турында хәбәр ителгән иде. Аның проектын эчке эшләр министры Владимир Колокольцев хуплаган.
Әле русиялеләрнең балигъ булмаган балаларын үстерүгә 100 миллиард сумнан артык бурычы булу турында билгеле.

 

https://kiziltan.ru/news/14703-aliment-tlmiseme-armiyag-kitse.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев