Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алимент түләсәң, тыныч яшәрсең!

Бүгенге көндә 20 мең татарстанлының алимент буенча бурычы бар.

Бер ел элек Татарстанда алимент түләүләре буенча бурычларны түләттерүне тәэмин итү буенча ведомствоара эшче төркем төзелде. Аның вәкилләре алиментлар буенча бурычларны түләтүнең нәтиҗәсен арттыру өчен яңа эш формаларын эзли.

ТРның бала хокукларын яклаучы вәкил Гүзәл Удачина: “Без бүген дини конфессияләр вәкилләрен аңлату эшләрен оештыруга җәлеп итү кирәклеге турында сөйләшәбез. Бу эш бүгенге көндә Чистай районында актив алып барыла. Анда мөселман яшьләре берлеге гаилә кыйммәтләре һәм ата-аналар турында фикер алышу кысаларында алиментлар буенча бурыч фактларына юл куймау турында әңгәмәләр үткәрә. Бу тәҗрибәне Татарстанда да кулланырга кирәк”, - диде. Татарстанлыларны алиментлар буенча бурычларны түләүгә мәҗбүр итү өчен түбәндәге чаралар комплексы кулланыла: милекне кулга алу, хезмәт хакыннан акча алу, чит илгә чыгуны һәм транспорт чарасы белән идарә итү хокукында чикләү.

Татарстан ата-аналарының алимент буенча гомуми бурычы 2,8 млрд сумнан артып китә. Республиканың баш суд приставы Игорь Безуевский әйтүенчә, хисап чорында барлыгы 165 млн сумлык алимент түләттерелде һәм күчерелде. “Башкарма документны кире алу, башкарма документны суд тарафыннан эш урыны буенча тотып калуга яки туктатуга җибәрү кебек башка нигезләр буенча 420 млн сумнан артык суммага 10 меңнән артык башкарма производствосы тәмамланган”, - ди Игорь Безуевский.

2019 ел башыннан бурычлыларны эзләү буенча 800гә якын эш ачылган. Эзләү чаралары 770тән артык алимент түләмәүчене табарга ярдәм иткән. Аларга карата административ һәм җинаять йогынтысы чаралары кулланылган, кайбер бурычлылар инде түләүләргә керешкән.

Бу яктан Чаллының суд приставлары уңышлы эшли. Ел башыннан балаларга 20 миллион 240 мең сум алимент кайтарылган. Чаллы балаларга кайтырылган акча күләме буенча Татарстанда лидер. Шунысын да әйтергә кирәк, алминт түләтү буенча суд приставлары рейдын шәһәрдәшләр хуплый. “Минем күршем 2 баласын ире ярдәменнән башка гына үстерә. Яхшылык белән финанс ярдәме алалмагач, суд приставларына мөрәҗәгать иткән иде. Хәзер ике балага берьюлы шактый гына акча алды. Ай саен да акча килеп торачак. Хатыннары белән аерылышсалар да, ирләр балаларын тәрбияләүгә үз өлешләрен кертсеннәр иде. Картайгач балалары кулына калачакларын оынтмасын иде алар”, - ди шәһәрдәшебез Рәзинә Ганиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев