Шəhри Чаллы

Алимент урынына - пенсия

Дәүләт Думасында алимент түләтүгә кагылышлы яңа закон проекты каралырга тора. Ул шуннан гыйбарәт: алимент түләргә тиешле кешене бер ел дәвамында табып булмый, шул вакыт эчендә аның кайда яшәгәнлеге ачыкланмый икән, ул "хәбәрсез юк булган" санала һәм аның баласына туендыручысын югалтканнарга бирелүче пенсия түләнә башлый.

Судлар әлегә кайда икәнлеге билгесез алиментчыны "хәбәрсез юк булган" дип танымыйлар. 2016 елның 31 декабренә инде дүрт елдан артык эзләнелүче 1101 алиментчы исәпләнгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: