Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алимент түләүдә бурычы булган гражданнарны хәбәрсез югалган дип танырга рөхсәт иттеләр

Мондый карарны приставлар материаллары нигезендә суд кабул итә ала. Россия Президенты Владимир Путин алимент түләүдә бурычы булган гражданнарны хәбәрсез югалган дип танырга рөхсәт итә торган законны имзалады. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә. Мондый карарны судлар суд приставлары материаллары нигезендә кабул итә ала. Гражданнар процессуаль кодексы һәм башкарма производство турындагы...

Мондый карарны приставлар материаллары нигезендә суд кабул итә ала. Россия Президенты Владимир Путин алимент түләүдә бурычы булган гражданнарны хәбәрсез югалган дип танырга рөхсәт итә торган законны имзалады. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә. Мондый карарны судлар суд приставлары материаллары нигезендә кабул итә ала. Гражданнар процессуаль кодексы һәм башкарма производство турындагы законга шул хактагы төзәтмәләр кертелгән. Алиментчыларны «хәбәрсез югалганнар» статусына күчерү аларның балаларына пенсия билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. Мал-мөлкәте исә махсус идарәгә тапшырылачак, шуның хисабына бурычны капларга мөмкин булачак. Әгәр юкка чыккан әти кеше һаман да элеккеге гаиләсенең фатирында теркәлгән булса, аны пропискадан төшерәчәкләр. Шул ук вакытта, кешенең телефоннан шалтыратуларга җавап бирмәве генә мондый карар кабул итү өчен җитәрлек түгел. Әлеге процедура бурычлы затның хокукларын яклауны да гарантияли. Приставлар тәкъдим иткән материаллар гражданинны эзләүләрен, тиешле барлык чаралар күрелүен, әмма таба алмауларын расларга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев