Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алинә беренче урында

Татарстан Республикасы ДОСААФ тирында Советлар Союзы Герое Б. К. Кузнецов призына кече калибрлы винтовкадан ату буенча республика ярышлары булды.

Анда республиканың 36 районыннан 100дән артык яшь спортчы көч сынашты. Ярышта 14-17 яшьлек егетләр һәм кызлардан торган 40 команда катнашты. Шәхси зачетта беренче урынны Татарстан Республикасы ДОСААФының Чаллы җирле оешмасы вәкиле Алинә Солтанова яулады, икенче урынга Спас егете Денис Пеньков һәм өченче урынга Чаллы кызы Александра Шутова чыкты. Шулай ук командалар арасында да шәһәребез атучыларына тиңнәр булмады. Чаллы автомобиль мәктәбе командасы икенче урын яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев