Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алина Заһитова кинода төшәчәк

Алинә Заһитова «Пальма» фильмының Япон версиясендә дә катнашачак

Фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова «Пальма» фильмының Япон версиясендә төшә, анда ул үзен уйный. Бу хакта фильмның русча варианты режиссеры Александр Домогаров сөйләде.

«Без Алинә Заһитова фильмда эте Масара белән катнашачак дигән карарга килдек. Загитова Япониядә бик танылган һәм аның иҗатына күпләр гашыйк. Фильмда ул үзен уйный», — дип сөйләгән Домогаров.

Фильмның Сюжеты «Хатико» сюжеты белән охшаш: герой чит илгә оча, ләкин ул, медицина белешмәсе булмау сәбәпле, очу полосасында үз овчаркасын, Пальманы калдыра. Эт хуҗасын һәр самолетны каршы алып, озак көтә, каршылап,ә аннары 9 яшьлек малайның иң яхшы дустына әйләнә.

«Пальма» ның ике версиясе бар — Россия прокаты өчен, икенчесе Япон территориясе өчен, анда Россия һәм җирле актерлар катнашында Хонсю утравында АКИТ провинциясендә төшерелгән өстәмә сәхнәләр керәчәк. Япониядә фильм 2021 елның җәендә «Акита һәм пальма тарихы» дигән исем астында чыгачак.

Россиядә фильм 2020 елның 8 октябрендә чыгачак.

Чыганак Ватаным Татарстан

Фото ачык чыганаклардан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев