Шахри Чаллы
  • Рус Тат
  • Аллаһы ярдәме белән үлемне җиңгән

    Бер дустым: "Ашказанында дүртенче дәрәҗә яман шеш булган Айгөл Аллаһы Тәгалә ярдәме белән терелгән бит", - дигәч, миндә бу ханым белән очрашу теләге туды. Интернет аша элемтәдә торганда ук, аның күтәренке күңелле, ихлас, киләчәккә өмет белән яши торган кеше икәнлеген белгән идем инде. Үзен күргәч, моның шулай икәнлегенә кабат инандым....

    Айгөл - Чаллы кызы. Ул шәһәребезнең 53нче мәктәбендә белем алган. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, тегүчелеккә укыган. "Әнием безне үзе тегеп, бәйләп, матур итеп киендерә иде. Минем дә аның кебек буласым килде. Шуңа күрә тегүчегә укыдым", - ди Айгөл. Аннары, югары уку йортын уңышлы тәмамлап, юрист була. Шулай итеп, кыз тегүче, дизайнер һәм юрист һөнәрләрен үзләштерә. Һәм балачагыннан гашыйк тегүче юлыннан китә, үзенең студиясен булдырып, матур киемнәр тегә. Аның коллекциясендәге күлмәк, итәк, чалбар, башлык кебек киемнәрне Казан һәм Чаллы кызлары, яшь ханымнар яратып кия. "Айгөл бик тырыш, эшчән, иҗади эзләнүчән, киләчәккә өмет белән яши торган дустыбыз. Ул теккән киемнәрне яратып киябез", - ди Марина Кафитуллова дусты турында.

    Шулай дуслар, туганнар белән матур гына яшәгәндә, Айгөл авырый башлый. Аның ашказанында соңгы дәрәҗәдә яман шеш ачыклана. Шөкер, аны якыннары, дуслары ташламый. Төрле акцияләр оештырып, аны дәвалау өчен акча җыялар. Башта Айгөл чит ил табибларына мөрәҗәгать итә. Ә алар мондый диагнозлы кешене дәваларга алынмыйлар. "Дәвалау барыбер нәтиҗә бирми", - диләр. Кыз бу сүзләргә игътибар итми.

    - Кулыма диагнозымны тоттырдылар. Бер 15 минут шул кәгазьгә карап утыргач: "Мин авырмыйм, сау-сәламәтмен. Әле миңа яшисе дә яшисе, 90га җитәсе", дидем һәм үземә беркайчан да үлем турында уйламаска, еламаска дигән әмер бирдем. Шулай эшләдем дә. Танышларым аша Мәскәүдәге онкология клиникаларының берсенә бардым. Анда башта алырга теләмәделәр. Операцияне дә тынычлансын дип ясаганнардыр инде. Мине коридор буйлап ике шәфкать туташы үзара сөйләшеп озатып бара. Берсе: "Моны кайсы палатага?" - ди. Икенчесе: "Үзен генә", - дип җавап бирде. Баштарак моңа әлләни әһәмият бирмәдем. Аннары гына бер урынлы палатаның үләсе кешеләр өчен икәнлеген аңладым. Ятам шулай. Башта бер уй да юк. Тормыш белән икәү генә калдык. Шунда мин иң элек Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорадым. Миңа Аллаһыдан көч-кодрәт килде. Бар нәрсә дә якын була башлады. Тәрәзәдән урамдагы агач кәүсәләренең матурлыгын да күрәм. Машина тавышларын да ишетәм. Минем өчен яңа тормыш башланды. Миңа үлем турында уйларга да ярамый иде. Табиблар ятып кына тор, диләр. Ә минем ятасым килми. Икенче көнне, бик авырлык белән булса да, тәрәзә төбенә менеп утырдым. Ишектән кергән табиб шаккатты. "Төш аннан, сиңа ятып кына торасы", ди. Берзаман минем белән саубуллашырга дип, туганнарым, якыннарым килә башлады. Елыйлар, кызганалар бичаралар. Әле ярый табиблар мине үлә дигән. Гомеремдә бер дә очратмаган туганнарымны да күрергә насыйп булды. Барысы да күз яшьләрен түгә. Аларның кәефен күтәрер өчен мәзәк сөйли башладым. Күңелләр күтәрелә, кәефләр яхшыра. Тик менә көлгән тавышларга табиблар гына кисәтү ясый. Өченче көнгә дә үлмәгәч, табиб кулыма бер кәгазь тоттырды. Анализлар тапшырасы икән. Тапшырдым. Шуннан соң теге табиб кабат керде. "30 ел эшлим. Мондый хәлне күргәнем юк иде әле. Гемоглобиның 20гә җитә язган. Башка күтәрмә", ди бу.

    ...Аннары Айгөлне биш кешелек палатага күчерәләр. Тугызынчы тапкыр химия алып бетергән көн була бу. Биредә моңсу, барысы да үләргә җыенган. Диварга текәлеп, соңгы минутларын санап яталар. Айгөлгә дә башта шомлы була. Әмма ул ике генә сәгать тик ята. Аннары торып, карбыз юа. Карбызның нәрсәдән файдалы икәнлеген төгәл генә белмәсә дә, "Карбыз химия белән дәваланганнан соң организмны чистарта, бик булыша икән", - дип барысына да карбыз тарата. Хатыннар торып ук утыралар. Сөйләшеп, танышып китәләр. Әкренләп барысының да кәефе күтәрелә. Алар зарланудан, үлем көтүдән туктыйлар, юктан да көлеп, шаярта башлыйлар. Мәзәкләр сөйлиләр дә көләләр. Ә күрше палатадагылар алардан зарланып, төнлә табибларны чакырталар. Аның каравы, мондый күңелле мизгелләрнең нәтиҗәсе була - калганнарның да анализлары яхшырып китә. Бернинди үлән төнәтмәсе дә эчмиләр, фәкать тормышны яратырга гына өйрәнә башлыйлар. Айгөл "Яман шешне ничек җиңәргә?" дигән китаплар укый. Аның палатасындагы кешеләр өйләренә кайтып киткәч, табиблар кызга: "Башка палатага күч әле, кәефләре күтәрелмәсме?" - диләр. Ләкин ул күчми, авырулар үзләре аның янына кереп, кызыклы хәлләр сөйлиләр. Айгөлнең җитди авыруына ышанмаучылар да була. Ул социаль челтәргә гел елмаеп төшкән фотоларын гына куеп бара. Яман шеш белән көрәшкәндә тормышның бәяләнми торган кадерле нәрсә икәнен аңлый. Дәвалау курсы үткәннән соң, ноябрь аенда соңгы анализлар билгелиләр. Ләкин аларны, ни сәбәпледер, ике атна алдан тапшырталар. Анализ нәтиҗәләрен кулына алгач, Айгөлнең йөзенә шатлык бәреп чыга. "Минем онкомаркерларым тиешле нормадан да кимрәк калган. Табиб: "Синең бит анализларың яхшырган. Авыруың кая китте соң? Диагнозны ничек дип языйм?" - дип гаҗәпләнгән.

    Ышанып булмаса да, шулай итеп, Айгөл яман чирне җиңгән! "Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән, тормыш өчен көрәшә-көрәшә мин үлемне җиңдем. Миңа авыруымны җиңәргә Үзбәкстаннан килгән дәвалаучы да бик нык булышты. Догалар укыды. Аңа мин бик рәхмәтле. Дөрес, әлегә миңа гел тикшеренеп торырга, анализлар тапшырырга кирәк. Әмма мин үземне, Аллага шөкер, бик яхшы хис итәм. Иң мөһиме, тормышны өзелеп яратам!" - ди ул.

    Айгөл киләчәктә үзенең башыннан кичкән авыруы турында китап язарга җыена. "Башкаларга файдасы тисен, чөнки яман шеш сүзен ишетүгә, күпләр үлә башлый. Тормыш белән саубуллаша. Моңаеп, үлем көтеп утырырга ярамый, көчле булырга, булганына шөкерана кылып, шатланып яшәргә, юк-бар мәшәкатьләр өчен борчылмаска, кемнедер кайгыртып түгел, үзеңнең тормышың белән яшәргә кирәк! Иcегездә тотыгыз: чирле кешегә терелер өчен медикаментлар 20% кына булыша. Калган 80% үзебездән тора", - ди ул.

    Биш ай хастаханәләрдә дәвалау курсы үткәннән соң, Йошкар-Олага шифаханәгә барып дәваланып, табигатькә хозурланып кайткач, ул яраткан эше белән шөгыльләнә башлады, коллекциясен кышкы сезонга яңа модельләр белән тулыландыруга кереште.

    Милләттәшебез Айгөл Мөхәммәтдинова, шулай итеп, үзенең яңа тормышын матур мизгелләр белән бизәргә тотынды. Бу табигый да, аны яулыйсы үрләр көтә. Бәхетле әнинең беренче сыйныфта укучы кызлары Аделия белән Азалияне үстереп, аякка бастырасы бар. Ул иҗат иткән матур һәм уңайлы яңа киемнәрне (аларны Чаллы һәм Казан кибетләреннән табарга була) гүзәл затларыбыз зарыгып көтә. Ә иң мөһиме, Аллаһы Тәгалә биргән тормышның кадерен белеп, һәр мизгелдән ямь һәм тәм табып, кешеләрне шатландырып яшәргә кирәк! Шулай булганда, киртәләрне җимереп, максатка ирешергә мөмкин.

    Айгөл моның шулай икәненә ышанып, Аллаһының рәхмәте белән яши: иҗаты һәм яраткан эше белән кешеләрне сөендерә, мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга тырыша. "Миңа Аллаһыдан терелергә ярдәм сораганнарга, изге теләкләре белән булышучыларга, матди ярдәм күрсәтүчеләргә бик зур рәхмәт. Аллаһы Тәгалә беребезне дә ярдәменнән ташламасын", - ди ул. Амин, шулай булсын!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: