Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алсу-Азат Фазлыевлар челтәрле бизнеста өр-яңа "Мерседес"лык акча эшләгән

Бүген ТНВ каналында чыгучы «Җырлыйк әле» тапшыруының элекке алып баручысы Эльвира Әхтәмованың декретта утырганда челтәрле (сетевой) бизнеска кереп, тиз арада журналист хезмәт хакы белән чагыштырганда шактый зур акчалар эшләргә өлгерүен язган идек

Эльвира 1 ел эчендә 8,5 миллион сум табыш алган һәм 4,2 млн сумга Porsche Macan автомобиле сатып алган. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Алсу белән Азат Фазлыевлар гаиләсендә дә шундыйга охшаш хәл икән. Алар да әлеге төр бизнес ярдәмендә өр-яңа "Мерседес"лы булып куйганнар. "Ярты ел элек, эшләгән өчен машина бирәләр дигән уй башыма да килми иде. Әле хәзер дә барысы да әкияттә кебек. Ләкин, бу машина артында бик зур эш тора! Элеккеге машинаны шәхси сәбәпләр аркасында саткач, бик озак кына машинасыз йөрергә туры килде. Безнең гаиләдә беренче шундый зур машина! Бу башы гына. Минем командадагы кызлар-егетләр яхшы хезмәт хакы алып эшли, тиздән 2 менеджер да машиналы булачак! Тиздән!" дип уртаклаша Алсу Фазлыева. 

 

 

http://matbugat.ru/news/?id=24944

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев