Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алсу Әбелханова: "Хастаханәдән туры филорманиягә киттем"

Коронавирус белән чирләгән Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова “Яңа йолдыз” проектында чыгыш ясады. Җырчы кичә хастаханәдән чыгуга ук филармониягә килгән.

“Мин үтә дә җаваплы кеше. Хастаханәдән чыгуга, концертка киттем. Минем белән җырлаган Ислам Кәлимуллин “дуэт булырмы икән?” дип бик нык борчылган. Ничек җырлаганымны үзем генә беләм. Җырның бер юлын башкару да күпме көч таләп итә.

Кул-аяклар кылтырый, аркадан су ага, баш әйләнә. Бик авыр. Өстәвенә репетиция дә ясарга мөмкинлек булмады. Билгеле, табиб бу адымымны хуплады, тиргәде. Әмма мин катнашырга, Ислам белән җырларга вәгъдә биргәч, сүземне үтәдем”, - диде Алсу Әбелханова.

Билгеле булганча, Алсу 15 көн хастаханәдә коронавирустан дәваланды. Ә сәхнәдә җырчы тере тавышка җырлады. Әйтергә кирәк, чыгышы югары дәрәҗәдә узды.    

Чыганак:Матбугат.ру

Фото: ВКонтакте социаль челтәреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев