Алсу Рәхмәтуллина: “Оныгымнан да ныграк мин сөендем”
«Балаларга акча эшләү ысулларын кечкенәдән үк күрсәтергә кирәк».
Чаллы эшмәкәре, “Рәхмәт” татар кибетләре хуҗасы Алсу Рәхмәтуллинаның зур сөенече бар. Аның 4 класста укучы оныгы Каринаның әкият китабы дөнья күрде. “Мияухан белән Куянкай - Матуркай” дип атала ул. Әкият татар һәм рус телләрендә нәшер ителгән. Бәхетле әбинең сөенечен уртаклаштык.
- Алсу апа, нинди хисләр кичерәсең?
- Аны әйтеп бетерерлек түгел. Каринадан да ныграк мин сөендем кебек. Чөнки китапның җаваплы редакторы да үзем бит. Оныгымның иҗат җимешен күптән түгел генә кулга алдык. Сыйфаты, эчтәлеге һәм бизәлеше ягыннан бик тә күңелгә хуш килә торган дип бәяләр идем. Чөнки беләсездер, үзем күп еллар китаплар төзү белән шөгыльләнәм. Бүгенге көндә 30лап китап эшләп чыгардым.
- Карина үзен ничек хис итә икән?
- Карина бик бәхетле. Ул бит безнең бик тыныч кыз, әкрен-әкрен генә күзәтеп йөри дә, шәп итеп берәр нәрсә әйтеп тә куя. Әкият язу белән дә шулай булды. Аннары анда бизнес кешесенә хас сыйфатлар бар. Шулар да аңа борын чөяргә, кош тоткан кебек сикеренеп йөрергә бирмидер. Китапны бастырганчы чыгымнарны сорашты, сатылган акчаларның кемгә булачагын да белешеп куйды. Ул китапның әкият язганнан соң да зур хезмәт таләп ителгәнен яхшы аңлый. Инде Карина җиң сызганып әкиятнең дәвамын да яза башлады.
- Әкият ничек язылды икән?
- Карина кечкенәдән минем янда. Китаплар төзегәнемне дә бик кызыксынып карап тора. Көннәрнең берсендә шалтыратты да: “Әбием мин әкият яздым”, - димәсенме? Әлбәттә, бу сүзләрне “вакыт юк”ка сылтап, үткәреп җибәргән дә булыр идем. Шулай да эшем күп булуга карамастан: “Кызым, ватсапка тавышың белән яздырып җибәр әле”, - дидем. Бераз бушаган арада аның язмасын тыңладым да, карале, чыннан да бик кызык чыккан бит бу дип куйдым. Һәм башыма китап чыгару идеясе килде. Текстны язып редакторларга бирдек, рәссам белән сөйләштем.
- Китап озак әзерләндеме?
- Барысын да исәпкә алганда 5 айлап вакыт кирәк булды. Күп вакытны персонажларны уйлап табу процессы алды. Текстны төзәткәндә дә редактор Карина белән бергә эшләде. Һәр очракта соңгы сүз автор артыннан булды. Инде әкиятнең дәвамы да әзерләнеп килә. 2нче һәм 3нче китапны да бераз күзаллау бар. Алараны чыгарырга ул кадәр вакыт үтмәс дип уйлыйм. Чөнки персонажлар шул ук кала.
- Китабы чыгу аңа нәрсә бирде икән? Киләчәккә нинди планнары бар?
- Без бит идеяләр заманныда яшибез. Сер түгел, хәзер яхшы идеяләр югары бәяләнә. Мин дә Каринаның идеясен күреп алдым һәм чынбарлыкка ашырдым. Ул моны аңлады. Моны ничек керемгә китереп чыгару юлын да күрде. Килешәсездер, сәламәтлектән кала тормышта финанслар беренче урында тора. Балаларга акча эшләү ысулларын кечкенәдән үк күрсәтергә кирәк. Бигрәк тә кызыксынуы һәм сәләте булганнарга. Аннары ул якыннарының яклавын тойды, бу да аңа зур көч өстәгәндер дим. Шулай булмаса ул әкиятнең дәвамын язу белән янып йөрмәс иде.
- Китап нинди тираж белән чыкты, алар кайда сатылачак?
- Ике мең тиражлы белән чыкты. Китап кибетләрендә дә, интернет аша да алып булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев