Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алсуның кызы премиясен кая куйган?

Җырчы Алсуның кызы Микелла Абрамова Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондына акча күчергән.

Җырчы Алсуның кызы Микелла Абрамова Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондына акча күчергән.
Әлеге акчалар яңа стационар төзү өчен тотынылачак. Бу хакта фондка нигез салучы Владимир Вавилов үзенең Facebook аккаунтында хәбәр иткән.
Микелла Абрамова "Голос" тапшыруында алган премиясен Анжела Вавилова фондына күчерү турында килешүне имзалаган.
“Бүген Анжела Вавилова исемендәге фондка акчалар күчте. Алар Казан хосписы эшчәнлеге һәм яңа стационар төзелеше өчен тотынылачак. Шулай итеп, булачак хоспис исәбендә хәзер 30 миллион сумга якын акча бар! Кадерле Микелла, Алсу, Ян, ярдәмегез һәм терәк булуыгыз өчен рәхмәт сезгә!” - дип язган Владимир Вавилов үзенең социаль челтәрдәге битендә

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/root/alsuny-kyzy-premiyasen-kaya-kuygan/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев