Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алтмыш яшендә әни булган ханымның баласы ни хәлдә?

Өлкән яшьтәге әни беркемне дә үзенең үрнәгенә иярергә өндәми.

Моннан 8 ел элек Галина Шубенина, бердәнбер улы үлгәч, 60 яшендә кабат бала табарга карар кыла. 7 яшькә кечерәк бию партнеры белән ул табигый рәвештә бәбигә уза һәм илнең иң өлкән әнисе булып таныла.

Әлбәттә, табиблар аны бу адымнан тыймакчы була. “Баланың сәламәтлеге белән проблемалар булыр, ул үсештә калышыр”, - дип куркыта. Әмма кыю хатын бернигә дә карамастан кыз бала таба. Аңа исә әбисе хөрмәтенә "Клеопатра" дип исем куша. 

Күптән түгел Клео сигезенче туган көнен билгеләп үтте. Кыз акыллы булып үсә һәм, табиб фаразларына карамастан, яшьтәшләреннән калышмый. 68 яшьлек Шубенина кызын яхшы һәм күпкырлы шәхес итеп тәрбияләү һәм аңа белем бирү өчен озак яшәргә хыяллана,дип яза https://kiziltan.ru.

Өлкән яшьтәге әни беркемне дә үзенең үрнәгенә иярергә өндәми. Белгечләр дә: “Бу кыю адым барлык очракта да уңай тәмамланмаска мөмкин”, - дип искәртә.

фото: https://www.syl.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ана бала