Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алтын Урданың 750 еллыгына багышланган форум узачак

6-28 июньдә Казанда «Pax Tatarica: Алтын Урда дәүләтчелегенең генезисы һәм мирасы» дигән IV Халыкара Алтын Урда форумы узачак.

6-28 июньдә Казанда «Pax Tatarica: Алтын Урда дәүләтчелегенең генезисы һәм мирасы» дигән IV Халыкара Алтын Урда форумы узачак. Анда 14 илдән килгән йөздән артык галим һәм фәнни хезмәткәр катнашачак. Чара Алтын Урданың 750 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырыла.

Форумның төп чараларыннан берсе - «Алтын Урда һәм татар ханлыклары дәүләтчелеге: традицияләр, фикерләр, яңалыклар, кризислар» дигән халыкара конференция. Программада тарих өлкәсендә эшләүче галимнәр, археологлар, дин белгечләре, нумизматлар һәм башка тикшеренүчеләрнең Алтын Урда тематикасын яктырткан 95 чыгышы каралган.
Алтын Урда форумы Казанда ике елга бер тапкыр уздырыла. Беренче мәртәбә ул 2009 елда үткәрелде. Әлеге вакыйгадан соң форум, Алтын Урда чорын өйрәнүче галимнәр өчен зур дискуссия мәйданы буларак, фәнни даирәләрдә дөньякүләм танылу алды. Форумны Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының М. Г. Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыклары тарихын өйрәнү үзәге оештыра.

Быел форумда 14 илдән килгән вәкилләр катнашачак. Алар арасында, Русия белгечләреннән тыш, Болгария, Бөекбритания, Венгрия, Мисыр, Казахстан, Кытай, Монголия, Тайвань, Төркия, Үзбәкстан, Украина, Финляндия һәм Япония галимнәре бар. Шулай ук Русиянең төрле шәһәрләреннән - Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Уфа, Әстерхан, Магнитогорск, Новосибирск, Төмән, Дондагы Ростов, Симферополь, Бакчасарай, Чиләбе, Волгоград, Тамбов, Пермь, Улан-Удэ, Воронеждан вәкилләр көтелә.

Конференциянең эше 26 июньдә Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының конференц-залында пленар утырыш белән башланып китәчәк.

Алтын Урда конференциясенең тулырак программасын http://вики.татаровед.рф/data/pdf/ProgramMZF_2019.pdf сылтамасы буенча карарга мөмкин.

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/millt/altyn-urdany-750-ellygyna-bagyshlangan-forum-uzachak/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев