Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алырыңны алдан уйла

Төзелеш эше һәрвакыт мәшәкатьле була һәм зур тырышлык таләп итә. Кирәкле материаллар туплау өчен дә күп вакыт кирәк. Базар тәкъдим иткән күптөрле төзелеш әйберләре арасыннан "иң-иңнәрен" алыр өчен нинди юллар сайларга, үзеңнең һәм гаиләңнең хәвефсезлеген ничек сакларга соң? Экологик яктан караганда, буяу - иң зарарлы төзелеш материалы. Ул аллергиягә генә...

Төзелеш эше һәрвакыт мәшәкатьле була һәм зур тырышлык таләп итә. Кирәкле материаллар туплау өчен дә күп вакыт кирәк. Базар тәкъдим иткән күптөрле төзелеш әйберләре арасыннан "иң-иңнәрен" алыр өчен нинди юллар сайларга, үзеңнең һәм гаиләңнең хәвефсезлеген ничек сакларга соң?

Экологик яктан караганда, буяу - иң зарарлы төзелеш материалы. Ул аллергиягә генә түгел, бөер һәм бавыр авыруларына китерергә, нерв системасын какшатырга да мөмкин. Шуңа да белгечләр бина эчендә ремонт эшләре алып бару өчен эреткеч тәшкил итмәгән водоэмульсион буяу кулланырга киңәш бирәләр.

Базар һәм кибетләр төрледән-төрле обойлар тәкъдим итә. Шулай да, экологик яктан чиста дип очсыз кәгазь обойлар исәпләнә. Алар һаваны яхшырак үткәрә, стеналарга тын алырга иркенлек бирә.

Керамик плиткалар табигый материаллардан җитештерелсә дә, ябыштыру өчен кулланылган җилем кеше сәламәтлегенә куркыныч тудыра. Аның составында организмга тискәре йогынты ясаучы толуол яки фенол булырга мөмкин, дип исәпли белгечләр. Шуның өчен җилем сайлаганда аның составын карау урынлы.

Идән тезгәндә агач кулланырга киңәш ителә, бу - чиста материал. Ләкин аның чисталыгын такталарны тоташтыручы лак "боза". Буяганда ул организм өчен зарарлы ацетон һәм толуол бүлеп чыгара. Шуңа күрә лак сайлаганда аның составына игътибар итәргә һәм бик арзанлысын алмаска тырышырга кирәк.

Идән каплау өчен арзан һәм соңгы технология белән эшләнгән линолеумнардан баш тартырга кирәк. Арзанлы линолеум нигә зарарлы соң? Кояш нурлары астында линолеум җылына һәм начар ис тарата, һавага зыянлы матдәләр бүлеп чыгара. Ә ламинат сайлаганда, материалның бина өчен яраклылыгын ачыкларга кирәк. Моның өчен этикетканың тышын игътибар белән укырга һәм сатучыдан куллану буенча күрсәтмәләрне сорарга онытмагыз. Зарарлы ламинат аллергиягә, баш авыртуына, хәтер югалуына китерүен исегездә тотыгыз. Үзенең химик составы буенча ковролин шикле булмаса да, тукыма сеңдергән тузан һәм ис куркыныч тудыра. Аллергия һәм күкрәк кысу белән җәфаланучы кешеләргә мондый төзелеш әйберләрен куллану киңәш ителми.

Эшкәртү материалларының зарарлылык дәрәҗәсен билгеләү өчен төргәк тышындагы "Е" күрсәткече ярдәмгә килә:

Е1 - материалны балалар бүлмәсе өчен кулланып була.

Е2 - төзелеш материалын өй бүлмәләрен эшләгәндә кулланырга.

Е3 - товар фатир ремонтлау өчен бармый дигәнне аңлата.

Товар төзелеш материаллары базарыннан яки кибеттән сатып алынса, сатучы материалның гигиена таныклыгын күрсәтергә тиеш. Таныклыкта төзелеш материалыннан нинди зыянлы матдәләр бүленеп чыгуы билгеләнә. Аларның күләме биштән күп булса, мондый товардан баш тартуыгыз хәерле.

Ильнара Исхакова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев