Шəhри Чаллы

Алып калыгыз. Алдагы елда әлеге товарларга бәя арта

Бездә барлык товарлар да чит илдән кайтарыла диярлек, азык-төлектән башка, әлбәттә.

2021 елда халыкның кереме кимүен дәвам итәчәк, ә кибетләрдә бәяләр үсәчәк.
Икътисадчы Максим Кривелевич алдагы елда тормыш дәрәҗәсенең үзгәрү-үзгәрмәве җөмләсеннән үз аңлатмасын бирде.
"Керемнәрнең кимүе инде 10 елга якын дәвам итә, кризис бара. Без Росстатның рәсми мәгълүматларын күз уңында тотып сөйлибез. Әгәр кризис икән, димәк, импортка бәйләнгән барлык товарларның да бәясе арта. Ә бездә барлык товарлар да чит илдән кайтарыла диярлек, азык-төлектән башка, әлбәттә. Мәсәлән, бәрәңге кыйммәтләнмәскә мөмкин, чөнки ул доллар курсына бәйле түгел ", - дип сөйләде Кривелевич, URA.RU хәбәрчесенә.
Шулай итеп, русиялеләрнең керемнәре якын араларда кимүен дәвам итәчәк, дип фаразлый икътисадчы. "Аңлашыла, тормыш тагын да катлаулырак булачак. Кризис турында сөйләгәндә, акчаны ничек янга калдырырга, саграк тотыну буенча анык киңәшләр юк. Шуңа күрә сәламәтлекне саклагыз, күбрәк эшләү өчен сәламәтлек кирәк булачак. Шулай ук гаиләгездә тынычлыкны, оптимизмны саклагыз. Һәм үз көчегезгә ышаныгыз ", - дип йомгаклады ул.
Элегрәк шушыңа охшаш фаразны "Альфа банк" һәм НИУ ВШЭ "Үсеш үзәге" институты белгечләре биргән иде. Алар фаразы буенча социаль-икътисади хәл 2022 елда гына яхшыра башлаячак.
https://kiziltan.rbsmi.ru

фото: https://in-news.ru/
Фото: ТАСС.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: