Җәмәгать тәртибен бозучыларга – 68,6 млн сум штраф
Яңалыклар тасмасы

Җәмәгать тәртибен бозучыларга – 68,6 млн сум штраф

Иң күп хокук бозучылар кемнәр?

Җәмәгать тәртибен саклау идарәсе башлыгы Мөдәрис Миңнегалиев дүшәмбе киңәшмәсендә узган елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады. Аның сүзләренә караганда, 3,3 мең кеше транспортын газонга куйган өчен җаваплылыкка тартылды. Аларга 9,8 млн сум штраф салынды. Барлыгы 8,4 мең хокук тәртибен бозу очрагы теркәлде. Аның 41,7 проценты машинаны газоннарга куюга туры килә. Суда тәртип бозу буенча – 10, «Чыршы» операциясе кысаларында 70 беркетмә төзелде.
Административ комиссиядә 8 мең эш каралды. Барлыгы 68,6 млн сум штраф салынды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ЮХИДИ штраф закон

Нет комментариев