Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әҗмәкәйдә зур вакыйга! - видео

14 урамга газ керттеләр.

Әҗмәкәй авылы халкы Яңа елны җылы өйдә, газ плитәсендә пешкән ризыклар белән каршы алачак. Ниһаять, дәүләт программасы кысаларында 14 урамга зәңгәр ягулык җибәрелде. Барлыгы 17,4 километр газ торбасы суздылар. 

- Моңарчы зәңгәр ягулык берничә урамда гына бар иде. Анысы да үз хисапларына ясаткан хуҗалыкларда. Хәзер газ бөтен авылга кертелде. Әҗмәкәйдә 615ләп хуҗалык бар. Барысы да газлы булдылар. Бушлай. Кемнәр йорт төзеп, "Горгаз"га гариза язырга өлгермәгән, борчыласы юк. Догазификация үткәреләчәк, - дип сөйләде Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Марат Фазылҗанов. 

Яңа елга Әҗмәкәй авылыннан ерак түгел күпбалалы гаиләләр посёлогы Подсолнухига да зәңгәр ягулык җибәрергә мөмкиннәр. Исегезгә төшерәбез, анда да быел газ торбалары суздылар. Янындагы Рябинка посёлогы буенча проект төзелә. Анда эшкә яз тотыначаклар, дип белдерде Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: газ авыл хуҗалыгы

2
X