Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Америка премиясе - татар егетендә!

Америка математика җәмгыятенең беренче дәрәҗәдәге премиясен беренче мәртәбә Русиянең яшь галиме алды.

Америка математика җәмгыятенең беренче дәрәҗәдәге премиясен беренче мәртәбә Русиянең яшь галиме алды. Ул - Петербургта яшәүче татар егете, 17 яшьлек Руслан Мәһдиев.
Бу премия - математиканың төрле өлкәләрендә эшләүче яшь галимнәргә, математикларга бирелә торган иң дәрәҗәле премияләрнең берсе. Яшь галимнәр мәктәп укучылары, колледжларда укучылар да булырга мөмкин.
Америка математика җәмгыятенең Intel ISEF халыкара премиясен "Кече Нобель премиясе" дип тә атыйлар. Аны Intel корпорациясе уздыра. Жюри составында - 1200 галим, шул исәптән Нобель премиясе лауреатлары. Приз фонды - 3 миллион доллар.
- Конкурс киң күләмдә үтте, анда 75 илдән 1700 кеше катнашты. Минем өлкәдә дә көндәшлек зур булды. Америка, Һиндстан һәм башка бик күп илләрнең математиклары белән бәйге тотарга туры килде. Русиядән 23 кеше катнашты һәм, мине дә кертеп, дүрт кеше бүләккә ия булды, - дигән Руслан "Интертат" хәбәрчесенә..

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/millt/amerika-premiyase-tatar-egetend-/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев