Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Америка татарлары Әниләр көнен уздырды

Русиядә әниләрне 8 мартта котласалар, Нью-Йорктагы Америка Татар берләшмәсе (ATANY) Әниләр көнен АКШ һәм кайбер Европа илләре белән бергә 14 май уздырды. Бу көнне татар хатын-кызларының ирләре, уллары әниләрне хөрмәтләп, аларга бүләк әзерләп, милли ашлар белән бәйрәм табыны корган иде. Татар оешмасы бинасында бәйрәм кичендә 100ләп кеше җыелды, әниләргә багышланган,...

Русиядә әниләрне 8 мартта котласалар, Нью-Йорктагы Америка Татар берләшмәсе (ATANY) Әниләр көнен АКШ һәм кайбер Европа илләре белән бергә 14 май уздырды. Бу көнне татар хатын-кызларының ирләре, уллары әниләрне хөрмәтләп, аларга бүләк әзерләп, милли ашлар белән бәйрәм табыны корган иде.

Татар оешмасы бинасында бәйрәм кичендә 100ләп кеше җыелды, әниләргә багышланган, Кытай татарлары яратып башкара торган иске татар җырлары яңгырады.

Нью-Йорктагы Америка татарлары оешмасы җитәкчесе Азатлыкка бәйрәмдә катнашучылар арасында өлкән буын вәкилләре белән яшьләр дә, бәбиләр дә булуына куануын белдерде.

Кичәне татар активисты Илдар Агиш алып барды. Өлкәнрәк апалар, инде бакыйлыктагы әниләрен сагынып, истәлекләргә бирелеп алды. Кытайда туып үскән Рокыя Вафалы үткән елгы әңгәмәдә Азатлык хәбәрчесенә әнисе җирләнгән урынны таба алмавын әйткән иде. Кытай хакимиятләре зират өстенә машина юлы салып куйган.

Әниләрне хөрмәтләү, сагыну сүзләре белән башка активистлар да чыгыш ясады. Мәсәлән, Наҗия ханым матур теләкләр язылган тәрбрикләмә таратты. Оешма җитәкчесе Орхан Агиш әйткәнчә, өлкән буын сүзләре яшьләргә һәм балаларга гыйбрәт буларак яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев