Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Америкада яшәүче Чаллы спортчысы Фирая Солтанова-Жданова бүләкләр җибәрә

Август аенда ул Татарстанга кайтачак.

Актанышта җәйге спорт сезонын ел саен күренекле марафончы, якташыбыз Фирая Солтанова-Жданова Кубогына җиңел атлетика эстафетасы белән башлап җибәрәләр. Быел да районның спорт җитәкчелеге әлеге традициягә тугры калып әлеге бәйгене зур оешканлык белән уздырды, дип хәбәр итә Актаныш-ИНФОРМ. Эстафеда 150гә якын мәктәп укучысы катнашты. 

Фирая Солтанова Казан Дәүләт педагогия институтында бергә укыган дусты Гүзәл Шәвәлиева аша җиңүчеләргә тәмле күчтәнәч, торт юллады.

"Фирая якташларының аның Кубогына эстафета үткәрелүенә бик шат. Кичә мин аның белән телефоннан сөйләштем. Ул Тын океан ярларыннан сезгә кайнар сәламнәр юллады, август аенда Актанышка кайтып тагын бер ярыш үткәреп бүләкләр тапшырачагын әйтте. Бүген исә беренче урын алган өч командага үзенең исеменнән торт тапшырырга кушты", - диде "Батыр" спорт комплексында эшләүче Гүзәл апа истәлекләре белән уртаклашып.

Татар Ямалысы, кадет-интернат һәм Актанышның беренче мәктәбе командалары эстафетада җиңделәр һәм кубок, дипломнар белән бергә Фирая апаның күчтәнәч тортларына лаек булдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт йөгерү