Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Амнистия көтелә

Русия президенты Владимир Путин, 2018 елда илдә дәүләт җитәкчесе сайлау уңаеннан, зур күләмле амнистия үткәрмәгәе. Бу идеяне аңа Калуга өлкәсенең кеше хокуклары буенча вәкаләтлесе әйткән һәм президент моны хуплаган. 1994 елдан бирле Русиядә 19 мәртәбә амнистия булды. Ярлыкауның иң зурысы Бөек Җиңүнең 55 еллыгы уңаеннан 2000 елда үткәрелгәне иде. Ул...

Русия президенты Владимир Путин, 2018 елда илдә дәүләт җитәкчесе сайлау уңаеннан, зур күләмле амнистия үткәрмәгәе. Бу идеяне аңа Калуга өлкәсенең кеше хокуклары буенча вәкаләтлесе әйткән һәм президент моны хуплаган. 1994 елдан бирле Русиядә 19 мәртәбә амнистия булды. Ярлыкауның иң зурысы Бөек Җиңүнең 55 еллыгы уңаеннан 2000 елда үткәрелгәне иде. Ул вакытта төрмә-колонияләрдән 206 мең кеше азат ителде. Ә Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә игълан ителгән 2015 елгы амнистия 400 мең кешегә кагылды, дөрес, анысында җиңелчә җинаять кылучыларны гына ярлыкадылар. Җәзаларны үтәү федераль хезмәтендә әйтүләренчә, 2000 елгы амнистиядән соң ярты ел үтүгә тоткыннар саны элеккеге күләменә әйләнеп кайткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев