Шəhри Чаллы

Ана капиталы озынайтыла

РФ хезмәт министры Максим Топилин ана капиталы программасы тагын биш елга озынайтылырга мөмкин дип белдерде. "Хөкүмәт хәзерге вакытта бу мәсьәләне карый һәм ул уңай хәл ителеп, программа 2023 елга кадәр эшләр дип өметләнәбез", - диде ул. Министр фикеренчә, бу чара илдә елына 1,7 миллион бала туу күрсәткечен саклап калырга мөмкинлек...

РФ хезмәт министры Максим Топилин ана капиталы программасы тагын биш елга озынайтылырга мөмкин дип белдерде. "Хөкүмәт хәзерге вакытта бу мәсьәләне карый һәм ул уңай хәл ителеп, программа 2023 елга кадәр эшләр дип өметләнәбез", - диде ул. Министр фикеренчә, бу чара илдә елына 1,7 миллион бала туу күрсәткечен саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Әлегә ана капиталы 2018 елга кадәр исәпләнгән. Быел аның күләме 453 мең сум.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: