Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ана капиталын коммуналь түләүләргә тотарга тәкъдим иттеләр

Ана капиталы акчасын торак-комуналь хуҗалык хезмәтләре өчен тотарга рөхсәт итәргә кирәк. Дәүләт Думасының мәгариф буенча комитет әгъзасы Яна Лантратова шундый тәкъдим белән Россия хөкүмәтенә чыкты.

Аның сүзләренә карганда, бу күп балалаы гаиләләргә елына 100 меңгә кадәр акчаларын янга калдырырыга мөмкинлек бирәчәк. 
Бүгенге көндә күпчелек гражданнар ана капиталын торак сатып алуга тота, тик бар гаиләләргә дә кирәк түгел.

“Безнең бурыч – торак базарын тәэмин итү түгел, аналарга ярдәм күрсәтү иде. Ә аларга акча инде бүген үк кирәк. Гаиләләрне коммуналь хезмәтләрдән азат итсәк, калган акчаны түгәрәкләр, кием, уенчык, памперсларга ягъни көн саен кирәкле әйберләр алуга тотып булыр иде” диде Яна Лантратова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев