Шəhри Чаллы

Андрей Кузьмин: Без иң мөһимен эшләдек – Татарстандагы мәгълүмат чараларын саклап калдык

1 октябрьдә, Россия Федераль салым хезмәтендә "Татмедиа" акционерлык җәмгыятен теркәгәнгә нәкъ ун ел булды. Акционерлык җәмгыятенең төп казанышларыннан, аның генераль директоры Андрей Кузьмин белдергәнчә, республика басма гаммәви мәгълүмат чараларын саклап калу булган, гәрчә хәзер бөтен ил буенча газета һәм журналлар ябылган чор булса да. "Медиахолдинг үз вакытында күп кенә муниципаль...

1 октябрьдә, Россия Федераль салым хезмәтендә "Татмедиа" акционерлык җәмгыятен теркәгәнгә нәкъ ун ел булды. Акционерлык җәмгыятенең төп казанышларыннан, аның генераль директоры Андрей Кузьмин белдергәнчә, республика басма гаммәви мәгълүмат чараларын саклап калу булган, гәрчә хәзер бөтен ил буенча газета һәм журналлар ябылган чор булса да.

"Медиахолдинг үз вакытында күп кенә муниципаль һәм хәтта республика гаммәви мәгълүмат чаралары өчен котылу чарасы булды. Соңгы елларда язылу тиражлары кими. Карагыз әле, бөтен Россия буенча күпме газета һәм журналлар ябылды. Кайсыдыр районда басма гаммәви мәгълүмат чарасының ябылуы бу җирлек кешеләре өчен авыр хәл булуы белән килешәсездер. Чынбарлыкта зур территориядә яшәүче халык үз район тормышы турындагы мәгълүматтан аерыла. Моңа юл куярга ярамый!" - дип билгеләп үтте Андрей Кузьмин "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән эксклюзив интервьюсында.

"Республикада миллиләрен дә исәпкә алып, барлык басмаларны саклап кала алдык. Татарстанда газета һәм журналлар рус, татар, чуваш һәм удмурт телләрендә басыла. Балалар өчен чыга торган һәм әдәби басмалар сакланылды. Реклама базарында мөстәкыйль рәвештә алар үзләрен саклый алмаслар иде. Халыкка акыллы, яхшы, мәңгелек фикерләр бирүче басмалар дәүләт ярдәменнән файдаланырга тиеш. "Татмедиа" әлеге мөһим бурычны башкарды һәм башкаруын дәвам итә. Шуның өчен без барлыкка килдек тә», - дип ассызыклады «Татмедиа»ның генераль директоры.

Хәзерге вакытта «Татмедиа» 98 республика, шәһәр һәм район газеталарын, 15 журнал, 17 телевидение һәм 11 радиоканалны, 87 сайт һәм бер мәгълүмат агентлыгын берләштерә. «Татмедиа» бүген - сыйфатлы контент булдыра торган җитди инфраструктура. Мондый алымның тормышчан булудан тыш, уңышлы икәнен безгә даими рәвештә, айга берничә тапкыр, башка төбәкләрдән тәҗрибәне өйрәнер өчен делегацияләр килүе дә раслый», - дип белдерде Андрей Кузьмин.

Матбугатка язылу күләме кими, әмма бу объектив хәл, дип белдерә «Татмедиа» җитәкчесе. Елга 7-8 процет кимү, ил буенча уртача күрсәткечкә караганда, бик аз. «Яшь буынга, бәлки, мәгълүматны альтернатив чыганаклардан алу уңайлырактыр. Шул ук вакытта, бездә газета һәм журнал укырга күнеккән кешеләр күп. Редакцияләр язылучылары белән тыгыз эшләргә тырыша, ә без исә укучыга басма матбугатны ирештерү өчен яңа юллар эзлибез. Биредә берәмләп сатуга зур игътибар бирелә», - дип өстәде ул. Республиканың эре хастаханәләрендә дистәдән артык яңа матбугат сату ноктасы барлыкка килгән. Рус һәм татар телендә чыкккан газета һәм журналлар бик тиз сатылып бетә.

Республикада күпчелек басманың финанс ягы яхшы. Реклама бирүче интернет-басмаларда түгел, ә басма матбугатта реклама бирүне артык күрә, дип белдерде Андрей Кузьмин. «Ышанып әйтә алам, басма массакүләм мәгълүмат чаралары үлеме турындагы сүзләр вакытсыз гына түгел, ә бик арттырылып әйтелгән», - диде ул.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/02/149480/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: