Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Андрей Кузьмин: Татарстанда район һәм шәһәр газеталарына язылучылар саны артты

"ТАТМЕДИА" җәмгыяте басмаларының язылу күләме 124 мең 676 экземпляр булган. (Казан, 30 май, «Татар-информ»). Татарстанда "ТАТМЕДИА" җәмгыятенең район һәм шәһәр газеталарына язылу буенча саннарда үсеш күзәтелә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюда медиахолдингның генераль директоры Андрей Кузьмин җиткерде. Аның сүзләренчә, 26 майга булган мәгълүматларга караганда, "Татарстан почтасы" һәм альтернатив...

"ТАТМЕДИА" җәмгыяте басмаларының язылу күләме 124 мең 676 экземпляр булган.

(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Татарстанда "ТАТМЕДИА" җәмгыятенең район һәм шәһәр газеталарына язылу буенча саннарда үсеш күзәтелә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюда медиахолдингның генераль директоры Андрей Кузьмин җиткерде.
Аның сүзләренчә, 26 майга булган мәгълүматларга караганда, "Татарстан почтасы" һәм альтернатив язылу буенча "ТАТМЕДИА" җәмгыяте басмаларының язылу күләме 124 мең 676 экземпляр булган. Бу 2016 елның икенче ярты елына карата 95,9 процент тәшкил итә.
"Узган елның шушы вакытына карата сизелерлек үсеш биргән район һәм шәһәр басмалары бар. Алар -"Камская новь" (Лаеш) - үсеш 71 процент, "Кайбицкие зори" - үсеш 56 процент, "Арский вестник"- 34,2 процент, "Новая Кама" (Алабуга) - 27,4 процент, "Әлмәт таңнары" (Әлмәт) - 13,4 процент, "Йолдыз" (Апас) - 10,5 процент, "Нократ" (Мамадыш) - 8,8 процент, "Слава труду" (Баулы) - 8,2 процент, "Знамя труда" (Әлмәт) - 6,7 процент, "Теләче" - 2,8 процент", - диде Андрей Кузьмин.
"ТАТМЕДИА" җәмгыяте генераль директоры шулай ук "Нижнекамская правда" (76,7 процент) һәм "Челнинские известия" (14,8 процент) шәһәр басмаларына да язылучылар саны артуын җиткерде.
"Республика газеталары арасында "Шәһри Казан" (67,5 процент) газетасына язылу яхшы темплар белән бара. Үсеш безнең журналларда да күзәтелә. Монда редакцияләрнең актив эшчәнлеге белән беррәттән, журнал һәм республика газеталарына муниципаль китапханәләргә максатчан язылуны оештырган Татарстанның Мәдәният министрлыгының да өлеше зур", - диде Кузьмин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X