Шахри Чаллы
  • Рус Тат
  • Андрей Петухов: «Татарларның хезмәтне яратулары шаккатыра»

    "Эшлекле төшке аш" рәвешендә эшмәкәрләр чираттагы очрашу үткәрделәр. Бу юлы алар "Чаллыда эшмәкәрлекне үстерү һәм яклау буенча чаралар" турында фикер алыштылар. Удмуртиядән килгән кунак, чаллылыларга яхшы таныш Валерий Песков эксперт буларак чыгыш ясады.

    Валерий Песков "Камгэсэнергострой"да футбол буенча инструктор-методист булып, аннары "КАМАЗ" спорт клубында эшләде. 2003-2010 елларда "ЗЯБ" ачык акционерлык җәмгыятен җитәкләде, Шәһәр Советы депутаты булды. Бүгенге көндә ул - "Водолей" җаваплылыгы чикләнгән оешманың үсеш буенча генераль директор урынбасары. Әлеге оешма "Увинская жемчужина" минераль суын җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә. Песков Удмуртия Дәүләт Советы депутаты да. Очрашуга аның ярдәмчесе, "ЭКОР" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Андрей Петухов та килде. Кунаклар Удмуртиядә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү юнәлешендәге кайбер эшләр белән таныштырдылар.

    Валерий Песков Чаллыга килергә яратуын яшермәде. Ул эшмәкәрлекне үстерү буенча Удмуртиядә дә федераль программалар буенча эшләр баруын әйтте. Ләкин алар Татарстан һәм Чаллыдагыга караганда күпкә азрак. Әйтик, бездә инвестицияләр агентлыгы күптәннән эшләсә, Удмуртиядә мондый оешма әле күптән түгел генә оешкан. Аңа 4 миллиард сум акча бүлеп бирү планлаштырыла. Андрей Петухов чүп-чарны сортларга аерып җыюдагы тәҗрибә белән уртаклашты. "Удмуртиядә эшмәкәрләргә чыгымнарның 95%ын кайтаралар", - диде ул.

    Татарстанда эшмәкәрләргә ярдәм фонды эшли. Ул үз эшен башлаучыларга 300 мең сумга кадәр залогсыз кредит бирә. (Тулырак мәгълүматны "Закамье" сәүдә-сәнәгать палатасыннан алып була.) Кызганычка, эшмәкәрләрнең күпчелеге мондый мөмкинлекләрдән файдалана белмиләр. Удмуртиядә сәнәгать предприятиеләре ачарга теләүчеләргә елына 6%, ә нанотехнологияләр белән эш итәргә теләүчеләргә 8% белән кредит бирәләр икән. "Иң мөһиме, хакимият комачауламасын", - диде ул. Сүз уңаеннан, 2014 елда Удмуртиядә шәхси эшмәкәрләрнең 40%ы эшчәнлеген туктаткан.

    Күрше республикада лампалар, батареялар җыю белән дә шөгыльләнәләр икән. Эшмәкәрлекнең бу төре чаллылыларда кызыксыну уятты.

    - Лампа, батареяларны чүплеккә ташласагыз, ул - чүп, ә аны сортларга бүлеп тапшырсагыз, ул - товар. Без чүпне бушлай җыябыз, сортларга бүләбез, пресслап товарга әйләндерәбез һәм сатабыз. Батареялар мәсьәләсе түбәндәгечә хәл ителә. Идарә итү компанияләрен батареяларны аерым җыюны таләп итә торган Федераль закон бар. Без бу йөкләмәне үзебезгә алдык. Бер квадрат метр торак өчен 11-12 тиен исәбеннән идарә компаниясе безгә түли. Батареяларны җыеп, утильләштерүгә тапшырабыз. Бу хезмәтләр сезнең квартплата түләвендә дә бар...

    Удмуртия кунаклары татар халкының эш сөючәнлеген ассызыклап үттеләр. "Бездә "Татар базары" дигән җир бар, шундагы татарларның хезмәтне яратулары шаккатыра", - диде Андрей Петухов. Ул үзләрендә "Эшлекле төшке аш" оештырырга кирәклеген дә яшермәде. Монда эшмәкәрләр бер-берсе белән аралаша, файдалы мәгълүматлар алышалар", - диде ул.

    Журналистлар Песковка төзелешкә кагылышлы сораулар да бирделәр. Ул Татарстанда бер кешегә 0,8 кв. метр торак төзелсә, Удмуртиядә 0,4 кв. метр икәнлеген әйтте. Татарстанда төзелеш тармагына катгый таләпләр куелса, Удмуртиядә алай ук түгел икән. Күрше республикада социаль ипотека программасы да эшләми. Анда торак аз төзелә, шуңа бәя дә югары. "Торак бәясе кимү - икътисадый тотрыксызлык билгесе. Дәүләт шәхси партнерлык дигән нәрсә алтын урталыкны табып эшләсә, ике як та отачак", - диде ул.

    Удмуртиядә шәхси эшмәкәрлекне үстерү буенча эшләр башланган гына әле. Әйтик, бездә сәнәгать парклары шактый уңышлы эшчәнлек алып барса, анда индустриаль парклар әлегә кәгазьдә генә. Дөрес, "Калашников" заводында бу максатлар өчен 100 квадрат метр мәйданны бушатканнар, тик проектны тормышка ашырырлык инвесторлар юк икән әле.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: