Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җанисәп шәһәребез үсеше өчен мөһим

Шәһәрдә халык санын исәпкә алу дәвам итә. Илкүләм чара 14 ноябрьдә төгәлләнәчәк. Бүгенге көнгә 56 процент чаллылы җанисәп сорауларына җавап бирде.

Халык санын алу буенча Чаллыда барлыгы 42 стационар участок эшли. 37нче санлысы ГЭС бистәсендә урнашкан. Биредә 4нче комплексның тугыз йортына исәпкә алу буенча хезмәт күрсәтәләр. Әлеге торак биналарда 1737 фатир исәпләнә һәм аларда 3300гә якын кеше яши. Аларны алты халык санын алучы һәм бер контролер исәпкә ала.  
Рәйсә Салихова Үзәк китапханәдә эшли. Төп эше белән рәттән ул әлеге стационар участокта контролер хезмәтен үти. 
– Безнең участокта 81 процент кеше җанисәп узган инде. Аларның 13 проценты дәүләт хезмәтләре порталы аша үткән. Бирегә исә 415 кеше килеп теркәлгән. Хезмәткәрләребез күпчелегенең өйләренә бардылар, – ди Рәйсә Данис кызы.
 Әлеге стационар участокка «Татарстан» кунакханәсе дә керә. 1 октябрьгә биредә 7 чит ил гражданы яшәгән, шуңа күрә алар да Чаллыда җанисәп үткән.
– Безнең территориядә күпчелек өлкән яшьтәге кешеләр яши. Араларында төрлесе очрый, кайберләре өйләренә дә кертми, подъезд эчендә басып торабыз, кайберләре ишекне ачмый, чирлибез диючеләр дә күп. Андыйларга кермибез, аларга җанисәпне Дәүләт порталында үтүләрен сорыйбыз. Һәр фатирга өчәр тапкыр киләбез, язу калдырабыз, – ди Рәйсә Салихова.
Флидә Хәлилова да җанисәпне узу өчен стационар участокка килгән.


– Китапханәгә дип килсәм дә, монда кереп чыгарга булдым, – ди ул. – Җанисәптә катнашырга кирәк дип саныйм, чөнки хөкүмәт халык исәбеннән чыгып, бюджетны планлаштыра: күпме акчаны медицинага, төзелешкә, икътисадка, пенсия фондына юнәлдерергә кирәклеген хәл итә. 
Әнвәр Вәлиев тә җанисәпне әлеге участокта үткән.
– Мин өйдә тора торган кеше түгел. Халык санын алучылар фатирыма килгәндер дә мин булмаганмындыр дип уйладым да килдем, – ди ул. – Җанисәп алу бу бик мөһим эш, минемчә, чөнки аның ярдәмендә үзебезнең милләттәшләребезнең санын белеп була. Җанисәп нәтиҗәләре телләрне саклау һәм үстерү өчен дә бик кирәк. 
Рәйсә Салихова 2010 елгы җанисәп вакытында да катнашкан һәм чагыштырып, түбәндәге нәтиҗәгә килгән:
– Быел эшләү күпкә җиңелрәк, чөнки ручка белән кәгазь тутырасы юк, бу бик күп вакытны ала иде. Хәзер планшет белән йөрибез, бик уңайлы, бер кешене сораштыру өчен биш минут вакыт җитә. Планшетта кайсы фатирга барганыбыз, кайсысының өйдә булмаганлыгы, кайсына кабат барырга кирәклеге күренә.  
«Чаллыларның халык санын алуда катнашуы шәһәребезнең киңкырлы үсеше өчен дә бик мөһим. Моны һәркайсыбыз аңлап, халык санын алуда катнашырга тиеш», – дип саный Рәйсә Данис кызы.  
Халык санын алучыларның эше 14 ноябрьдә тәмамланса, контролерлар 25 ноябрьгә кадәр отчетлар төзү белән шөгыльләнәчәк. Дәүләт хезмәтләре порталында да җанисәпне 14 ноябрьгә кадәр узарга мөмкин. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык санын алу