Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җанисәптә кемнәр катнаша ала?

Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык һәм Росстат 2020 елда үтәчәк җанисәптә 20 меңгә якын ирекмән катнаша алуы турындагы килешүгә кул куйды.

Катнашучылар санына караганда “Җанисәп ирекмәннәре” проектын 2020 елның иң масштаблы чарасы булачак дип билгеләргә мөмкин. Әйткәндәй, ул ил президенты Владимир Путин кушуы буенча әзерләнгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында оештырыла.

 

Ирекмәннәр мәгълүмат бирү, аңлату эшләренә җәлеп ителәчәк, шулай ук халык санын алучы буларак та катнашачаклар. Моның өчен башта аларны укытачаклар. Бөтенроссия халык санын алуны оештыручылар әйтүенчә, җанисәптә катнашучыларны агымдагы елның октябрь башында укытачаклар. Алар 3 көн буена 5әр сәгать укыячак.

Җанисәптә катнашучыларны төрле хәл-вакыйгаларда үзләрен ничек тотарга, нинди сораулар бирергә өйрәтәчәкләр. Мәсәлән, алар кергән йортта туй яки мәрхүмне озату барса, яки фатирда баладан башка беркем дә булмаса нәрсә эшләргә? Бу һәм башка сораулар буенча җитди әзерлек эшләре үткәреләчәк.

Бөтенрусия халык санын алуда ирекмән булып катнашу өчен түбәндәге сайтта язылырга мөмкин https://1year.strana2020.ru/volunteer.php.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев