Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Аноним мессенджерларны тыя торган закон үз көченә керде

2018 елның 1 гыйнварыннан аноним мессенджерларны тыя торган закон үз көченә керде, дип яза «Российская газета». Мессенджерларга рәсми юридик статус бирелде. Аларның хуҗаларын кулланучыларны телефон номеры буенча идентификацияләргә һәм әлеге шартны үтәмәгән очракта алар белән хәбәрләр алмашудан баш тартырга мәҗбүр иттеләр. Телефон номеры буенча кулланучыларны мәҗбүри идентификацияләүдән баш тарткан мессенджерга,...

2018 елның 1 гыйнварыннан аноним мессенджерларны тыя торган закон үз көченә керде, дип яза «Российская газета». Мессенджерларга рәсми юридик статус бирелде. Аларның хуҗаларын кулланучыларны телефон номеры буенча идентификацияләргә һәм әлеге шартны үтәмәгән очракта алар белән хәбәрләр алмашудан баш тартырга мәҗбүр иттеләр. Телефон номеры буенча кулланучыларны мәҗбүри идентификацияләүдән баш тарткан мессенджерга, аноним кулланучы белән хәбәрләр алмашудан баш тартмаган очракта, штраф салыначак. Мессенджер хуҗалары телефон номеры турындагы мәгълүматларны Россия территориясендә генә сакларга тиеш. Әлеге таләпләрне үтәмәгән очракта, гражданнарны - 3-5 мең, вазифаи затларны - 30-50 мең, юридик затларны 800 меңнән 1 миллион сумга кадәр штраф көтә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев